Авыл яши, авыл яшәрә

2014 елның 11 марты, сишәмбе








Авылларыбыз бүген мөшкел хәлдә дип даими сөйләп торсалар да, Татарстанда салаларның хәле соңгы елларда уңай якка үзгәрә бара. Республикабыз җитәкчелеге авылга йөз белән борылып, аларның тормышына җан өрергә тырыша.



Яшьләр салада төпләнеп калсын өчен төрле ярдәм чаралары күрелә – авылда үз эшен башлап җибәрүчеләргә грантлар белән булышалар, йорт төзергә теләүчеләргә субсидияләр бирәләр. Кеше кайда гына яшәмәсен, ул уңайлы шартларга ия булырга тиеш, дигән фикерне алга сөреп соңгы елларда бик күп авылларда фельдшер-акушер пунктлары барлыкка килде, мәдәният учаклары төзелде, йөзләгән авыл юллы, чиста сулы булды.

 

 



Шәһәргә генә китмәсеннәр

 

 



Яшь буын – дәүләтнең стратегик ресурсы. Илнең киләчәге турыдан-туры яшьләргә бәйле бит. Авылларны саклап калуда да зур өмет нәкъ менә аларга баглана. Шуңа күрә дәүләт төрле ташламалы субсидияләр, займнар белән яшь гаиләләргә ярдәм итәргә омтыла, Бигрәк тә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык кичергәннәргә булышу өчен республикабызда төрле программалар гамәлгә ашырыла.

 

 



Торак проблемасы бүген шәһәрдә генә түгел, авыл җирендә дә бик кискен тора. Совет заманында, аеруча узган гасырның 80-90 елларында колхозлар үз белгечләрен торак белән тәэмин итүне кайгыртып торса, бүген яшьләргә бу мәсьәләдә шактый авырга туры килә. Йорт салыйм дигән гади механизатор, терлекче, җирдә эшләүче алган хезмәт хакы белән йорт салу турында хыялланасы да юк. Яшь гаилә банклардан зур процентлы кредит рәсмиләштерә алмый. Бу очракта бердәнбер мөмкинлек – хөкүмәт ярдәме.

 

 



Хәзерге вакытта авыл җирендә торак проблемасын хәл итү максатыннан федераль программа гамәлгә ашырыла. Аның нигезендә авылда төпләнеп калган яшьләр йорт салган вакытта субсидиягә өметләнә ала. Бүген авыл җирендә яшәүче яшь гаиләләр һәм белгечләргә торак төзегән (сатып алынган) очракта, аның 70 проценты күләмендәге социаль түләүләр бирелә.

 

 



Программадан файдалану өчен түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш:

 

 



– авылда даими яшәү яки яшәргә теләк белдерү;
– бер гаилә әгъзасының яше 35 яшьтән артык булмау;
– яшәү шартларын яхшыртырга мохтаҗ икәнлеген тану;
– агросәнәгать комплексы оешмасында яки авыл хуҗалыгының социаль өлкәсендә эш килешүе буенча биш елдан да азрак эшләмәү;
– йортны салыр (сатып алыр) өчен торакның 30 проценты күләмендә гаиләнең үз акчасы булу.

 

 



Әлеге социаль түләүне гражданин авылда әзер булган торакны сатып алуга, шәхси торак төзелеше объектын булдыруга, күпфатирлы торак йортны төзүдә өлешләп түләү программасында катнашу юлы белән фатир сатып алуга тота ала.

 

 



Социаль ипотека да ярдәмгә килә

 

 



Республикабызда дистә ел элек Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла башлаган социаль ипотека программасы турында ишетмәгән-белмәгән кеше калмагандыр инде. Яшьләрне авылда төпләнеп калуны максат итеп куймаса да, бу башлангыч бик күпләргә үз куышын булдырырга ярдәм итте - торакка мохтаҗ булган меңләгән кеше шуның ярдәмендә уңайлы фатирлы булды.

 

 



Бу программадан шәһәрдә генә түгел, авыл җирендә яшәүчеләр дә актив файдалана. Бик күпләр шул рәвешле район үзәгеннән фатирлар алып, уңайлы шартларда яши башлады. Бу программа буенча бирелгән фатирларның квадрат метры бәясе һәр муниципаль берәмлектә аерым билгеләнә. Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тану өчен шартлар да төрле районда төрлечә булырга мөмкин.

 

 



Белгечләргә авыл һәрчак шат

 

 



Авыл җирендә белгечләр җитмәү мәсьәләсен республикабызда төрле юллар белән хәл итәргә тырышалар. Табиблар, мөгаллимнәр, ветераннарны салага җәлеп итү өчен төрледән-төрле грант программалары эшли. Әйтик, табибларны авылга кайтарту өчен федераль үзәк компенсацияләр түли, республика казнасыннан торак шартларын яхшыртуга акчалар бүленә.

 

 



Авылда эшләргә ризалык биргән укытучыларга да төрле өстенлекләр күрсәтелә. Алар социаль ипотека программасыннан да, торак төзүгә федераль субсидияләрдән файдалана ала, хезмәт хакларына исә өстәмәләр түләнә.

 

 



Ветеринарлар, фельдшерларны авылга җәлеп итү дә көн кадагына куелган мәсьәләләрнең берсе. Алар да торак шартларын яхшыртуга ташламалы кредитлардан файдалана ала, шулай ук 100 мең сум күләмендә акча бирелә.

 

 



Гомумән, соңгы вакытта авыл һәм шәһәр арасында аермалыклар кими бара. Авыл халкы да хәзер йортларны иркен итеп төзү генә түгел, анда бөтен уңайлыклар тудыруны гадәти хәл итеп күрә. Салаларда берсеннән-берсе мәһабәт биналар “үсеп чыга” , һәркайсына электр, газ, су үткәрү, шул ук вакытта йорт эчендә душ, шәһәрдәге кебек җылы бәдрәф булдыру заман таләбе дип кабул ителә.

 

 



Динә ЗАРИПОВА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International