ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2014 ел
җомга
Исерек хәлдә транспорт чарасын идарә итү тыелган, аның  өчен  каты санкцияләр – зур суммадагы штраф һәм машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган.

22
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Христианнар якшәмбе көнне бөтен дөнья буенча Пасханы бәйрәм иттеләр. Әлеге дин тарафдарлары өчен Пасха төне иң изге бәйрәмнәрнең берсе булып саналуына карамастан, ул күп җирләрдә бик тынычсыз узган. Җинаять очраклары турындагы хәбәрләр җиһанның төрле почмакларыннан килеп торды.
Алар һәрберебезнең өендә – кадерле җан җимешләребез. Талантсыз балалар юк, аларны күрмәүче олы кешеләр генә була ала, дигән бит бер акыл иясе дә. Казанның 17 нче татар гимназиясенә барып, анда чип-чиста татарча сөйләшә белгән шәһәр балалары белән аралашып кайткач та шуңа инандым – балаңа нинди оеткы саласың, ул шуның тәэсирендә үсә дә.
Россиянең 85 төбәгендә дә агач, куак яисә чәчәк сайлау акциясе үтәчәк.
Сәүдә нокталарында, Интернет челтәрендәге хезмәтләрдә сыйфатсыз товарга гына түгел, ә ялган продукциягә дә юлыгу ихтималы бар.
Район мәктәпләрендә спортны үстерү һәм мәктәп яшендәге балаларның физик культура дәресләрендә   шөгыльләнүен активлаштыру мәсьәләләре буенча линейкалар уза. Аларда район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, мәгариф бүлеге  начальнигы Гүзәл Илдарханова-Балчыклы, мәктәп җитәкчеләре һәм укытучылары катнаша.
Биектауның 1 нче  урта мәктәбендә мәгариф учреждениеләренең хокук бозуларны булдырмый калу  отрядлары һәм “Форпост” отрядлары арасындагы конкурсның район  финалы булды.
Бәхетле картлык – олыгайган көнеңдә ялгыз калмау, кайгыртучан балалар  һәм оныкларыңның яныңда булуы ул. Шуңа күрә Чернышевка авылында яшәүче  озын  гомерле   Ил-һамия Әхмәтшинаны бәхетле  хатын-кыз  дип әйтү бик дөрес булыр.
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 128 еллыгына  багышланган шигырь бәйрәмен Туган якны өйрәнү музее мәдәният бүлеге, үзәк китапханә  һәм ветераннар советы белән берлектә уздыра. 
Һәркем үзе яшәгән, эшләгән территорияне җыештырырга, матурларга  чыга торган өмәләр үткәрү берничә дистә ел элек үк  гадәткә  кергән  инде. Шушы гади генә, әмма  бик кирәкле  гамәл,  бергә-бергә  ишегалларын, йорт  яны  мәйданчыкларын,  оешмаларга  беркетелгән  территорияләрне кыш буена җыелган чүп-чардан чистартырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International