ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2014 ел
җомга
Узган ял көннәрендә Актанышта татарча көрәш буенча республиканың Беренче Президенты призларына чираттагы бәйге узды. Юбилей турниры булса да, яшь көрәшчеләр быел да Минтимер Шәймиевны күрә алмады.
XIV “Созвездие - Йолдызлык” фестивалендә 70 меңнән артык бала катнашкан, шуларның 16 671е - ярымфиналга, ә 4 357се финалга чыккан. Гала-концерт көнне исә 960 йолдызчык сәхнәдә чыгыш ясады.
Районның балалар музыка мәктәбе коллективы Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән Мәдәният елына багышланган зур отчет концерты белән чыгыш ясады.
Кырларда эш көннән-көн киңрәк җәелдерелә.
Айбаш урта мәктәбендә “Туган як табигате“ дип аталган VI  нчы республика  фестивале булып узды. Быел анда катнашырга теләүчеләрнең  тагын да артуы – сөенечле хәл.
Биектау балалар музыка мәктәбе  үзенең иҗади сәләтен кабат инандырырлык итеп күрсәтте. Бу юлы – укытучыларның Алабугада узган “Кече шәһәрләр” дигән  II нче  республика  конкурсында.
Күлле урта мәктәбендә “Мәктәп – сәламәтлек территориясе” шигаре белән Сәламәтлек көне үткәрелде. Ул Бөтендөнья  сәламәтлек көне кысасында оештырылды. Чарада 1–11 нче сыйныф укучылары һәм бөтен укытучылар коллективы катнашты.
Язгы кыр эшләре көннән-көн көчәя  бара. Көзге  культуралар һәм күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыру кызган чак.
Республикабызда “Татарстан Республикасында укыту сыйфатын  камилләштерү” проектын гамәлгә кертү бара.
Бөек Ватан сугышы беткәнгә күп еллар узса да сугыш җәрәхәте әле өлкән  буыннар  күңелендә саклана, яшь буын да сугыш афәтен өлкән буын сөйләве, үзләренең бабалары истәлеге буенча да белә. Ел саен зурлап Җиңү бәйрәме үткәрелә. Сугыш ветераннары, тыл ветераннары кунакка  чакырыла, алар сугыш афәтен, үз күзләре белән күргәннәрен  гыйбрәтләнеп  сөйлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International