ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Хөрмәтле җирле үзидарә органнары ветераннары һәм хезмәткәрләре! Һөнәри бәйрәмегез – Җирле үзидарә көне белән ихластан котлауларыбызны кабул итегез!

Узган атнада Биектауның үзәк район хастаханәсендә хезмәткәрләрнең район җитәкчелеге белән очрашуы булды. Киңәшмә коррупциягә каршы көрәшкә, аны ачыклау һәм булдырмый калуга багышланды.

 

Шәехзадә Бабич, Бәдрүш Мокамай, Зыя Мансур, Хөсни Кәрим, Наҗар Нәҗми, Галимҗан Гыйльманов, Фидан Гафаров, Ризван Хәкимов, Радик Динәхмәтов, Мөфтәдин Гыйләҗев исемнәре һәркемгә таныш. Алар барысы да Башкортстан республикасының Дүртөйле районында туып үсеп, нәкъ менә шул якны дөньяга таныткан билгеле шәхесләр.
Тату гаилә кору һәм аны саклау – үзе бер сәнгать. Гаилә бәхет чыганагы булырга тиеш. Ул берләшү уты белән җылына һәм шуның яктысында нурлана.
Язгы арыганлыктан чыгу юллары инде күптән билгеле. Бу киңәшләр һәрберебезгә ямьле язның бар төсләрен, кояшын тоеп, йоклап калмаска ярдәм итәр.
Башкортстан Республикасының Тәтешле районында данлы якташларын хөрмәтли беләләр. Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев исемендәге премия булдыру – моңа ачык мисал.
Татарстанның халык язучысы, танылган драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин турында шундый исемдәге яңа документаль фильм төшергәннәр. ТР Дәүләт Советында журналистлар әлеге фильмны беренчеләрдән булып карады.
Татарстанда төбәк әһәмиятендәге юлларда 14 майга кадәр авыр йөк машиналарының хәрәкәте чикләнә. Бу таләп федераль автотрассаларга кагылмый.
Чернобыль атом электр станциясендә 1986 елның 26 апрелендә булган һәлакәтне бетерүдә катнашкан татарстанлылар хөрмәтенә Казан шәһәренең Әмирхан урамына куелган һәйкәл-обелисктагы «канлы» күз яше сурәте билгесез кешеләр тарафыннан ватылган иде.
Кайчакта, дәшмәвең – алтын, диләрме әле?! Тыныч-тату гаиләдә яшәргә теләгән хатын-кыз иренә каршы әйтмәскә, йортны чисталыкта  тотарга, акыллы, күндәм, сабыр булырга тиеш... Ислам дине буенча да, психологлар фикеренчә дә идеал хатын-кыз әнә шундый була.  Ә сабыр касәң тулса нишләргә, «әйе, әйе» дигәнеңне бәяләүче булмаса, читтә йөреп кайткан иреңне елмаеп каршы алырга көчең җитмәсә? Хатын-кыз гаиләдә үз фикерен кайчан белдерергә тиеш соң?

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International