Җәзаларга ярамый кичерергә

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе





Узган атнада Биектауның үзәк район хастаханәсендә хезмәткәрләрнең район җитәкчелеге белән очрашуы булды. Киңәшмә коррупциягә каршы көрәшкә, аны ачыклау һәм булдырмый калуга багышланды.

 

 


Очрашуда Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Нияз Әхмәтҗанов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәлә-ләр буенча урынбасары Люция Гобәйдуллина, Биектау үзәк хастаханәсенең баш табибы Эмиль Шәрәфиев һәм хастаханә коллективы катнашты.

 

 


Эмиль Шәрәфиев үз докладында коррупция кебек күңелсез күренешнең сәламәтлек саклау өлкәсендәге урыны турында сөйләде. Медицина иң коррупцияләшкән өлкәләрнең берсе дип санала бит.

 

 


– Безнең сферада коррупция иң югары катлаулардан алып иң түбән-нәренә кадәр булырга мөмкин, мәсәлән, табиб белән пациент арасында. Соңгысы киңрәк таралган, – диде баш табиб.

 

 


Ул социологик тикшеренү нәтиҗәләрен дә әйтте. Район хастаханәсе күрсәтә торган хезмәт-ләрдән канәгатьлек 48% тәшкил иткән, бу республикада иң түбән күрсәт-кечләрнең берсе. Бу хәл җитәкчелекне борчуга салган һәм сәбәпләрне ачыклау өчен халык арасында сорашу үткәрел-гән. Анкета нәтиҗәләреннән күренгәнчә, сорашылганнарның 28,5 проценты хастаханә эшеннән тулысынча канәгать, калганнар бик үк канәгать түгел. Җавап бирүчеләр регистратура эшенә, озын чиратларга, чакыртылган табибны озак көтүгә, белгеч-табибларга эләгеп булмауга, төрле тикшеренүләр үтү мөмкинлеге юклыкка, җиһазлану дәрәҗәсенә карата канәгатьсезлек белдергән.

 

 


Стационарда күрсәтелүче ярдәм буенча вазгыять әйбәтрәк. Гражданнарның 73 проценты – хезмәт күрсәтүнең сыйфатыннан тулысынча, 27 проценты өлешчә канәгать. Ризасызлыкның сәбәпләре шул ук дияргә мөмкин. Җавап бирүчеләрнең 6,6 проценты медицина ярдәме өчен түләргә туры килүен, үзләрен түләүле томографиягә, рентген тикшерүенә башка учреждениеләргә җибәрүләрен хәбәр иткән.

 

 


– Мин халыкның ризасызлыгы турындагы мәгълүматларны китердем, – дип дәвам итте Эмиль Шәрәфиев. – Нәкъ менә шул сәбәпләр кешеләрне чиратта көтеп утырмыйча, башка юллар эзләргә этәрә. Кызганыч ки, аларның теләге безнең кайбер хезмәткәр-ләрдә аңлау таба. Әгәр миңа безнең хезмәткәрнең билгеле бер суммага барлык белгечләргә алып кереп чыгарга әзер булуын әйтәләр икән, бу бит – коточкыч хәл, кычкырып торучы тискәре факт.

 

 


Баш табиб, мондый хәлләр ачыклана калса, хезмәткәрне эштән куачагын белдерде. Һәркем үзе, эш урыны, якыннары турында яхшылап уйларга тиеш, дип ассызыклады ул. Ә менә “бүләк”-ләрне алыргамы-юкмы дип уйлап торырга кирәкми, җавап бер: алмаска!

 

 


– Безнең районда кадрларга кытлык юк диярлек, хастаханә бик әйбәт җиһазландырылган, эшләү һәм тормышыгызны яхшырту өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Ришвәтләргә кадәр түбән төшмәсәгез иде, – дип мөрәҗәгать итте баш табиб хезмәттәшләренә.

 

 


Аннары коллектив алдында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Нияз Әхмәтҗанов чыгыш ясады. Ул коррупция турында уздырылган социологик тикшеренү нәтиҗәләре белән таныштырды. Тикшеренүдә 4 мең кеше катнашкан. Нәтиҗәләр шуны күрсәтә: Татарстан кешеләре ришвәтчелекне яки хезмәт урыныннан явызларча файдалануны коррупция дип саный икән. Районыбыз халкының 46 проценты коррупцияне беренче чиратта хәл ителергә тиешле проблема дип атаган. Республика халкы фикеренчә, соңгы 9 ел эчендә коррупцияләшү дәрәҗәсе 2009 елда иң югары ноктасына җиткән, хәзер кимүгә таба бара.

 

 


Фактның популярлыгы (барысы да биргәч, мин дә бирәм), хәерхаһлыкка ирешү теләге, шулай ук мәсьәләне законлы юл белән чишүгә вакыт булмау ришвәт бирүнең төп сәбәпләре булып тора.

 

 


2013 елда сәламәтлек саклау хезмәткәрләре тарафыннан 152 җинаять кылынган, суд 30 медицина хезмәткәренә карата хөкем чыгарган. Җинаятьләрнең күпчелеге – ришвәт алу һәм ялган “больничный”лар бирү, медицина тикшерүе кәгазьләрен чынлыкта тикшермичә генә тутыру.

 

 


Шулай ук Конституция буенча түләүсез булырга тиешле хезмәтләр өчен түләтү фактлары да очрый. Шул рәвешле, берничә хезмәткәр аркасында, кешеләрнең тулы бер тармакка ышанычы югала. Кайвакыт табиблар пациентларга даруларны аерым бер даруханә-ләрдән сатып алырга киңәш итә. Чөнки даруханә хезмәткәрләре табибларны кызыксындыру чараларын таба. Бу шулай ук закон бозу булып тора.

 

 


– Бездә инде күптәннән кабул итү бүлекләрен норматив көйләү зарурлыгы барлыкка килде, – диде Нияз Камил улы. – Бүген дорфалык, килүчеләргә ихтирамсызлыкны да коррупциянең бер өлеше дип бәяли алабыз. Коллективларда мондый күренешләр белән килешмәүчәнлек атмосферасы тудыру мөһим. Хастаханәләргә килүчеләрнең ярдәмгә мохтаҗ икәнлеген, тү-ләүле хезмәтләрнең акча каеруга кайтып калмаска тиешлеген истә тотарга кирәк. Һәрбер гражданин түләүсез медицина ярдәме алуга хокуклы.

 

 


Шөкер, безнең районда бөтен проблемаларны аңлап, халыкка уңайлы булсын өчен, әйбәт һәм сыйфатлы итеп эшләргә әзер торучы профессионаллар, җаваплылыктан курыкмаучы белгечләр дә күп.

 

 


Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның да табибларга әйтер сүзе бар иде.

 

 


– Тулысынча сәламәт кешеләр юктыр да инде хәзер. Теләгән очракта, бөтен кешегә “больничный”лар өләшеп чыгарга була. Ләкин моның зыяны файдасына караганда күбрәк, – дигән фикер әйтте ул. – Үзегезне кызганмагыз, коррупциягә азык бирмәгез! – дип өндәде район башлыгы. – Үз сәламәтлегеңне, үз районыңны хөрмәт итәргә һәм сәламәт тормыш алып барырга кирәк. Аллаһ Тәгалә һәр кешегә үзенә тиешлесен биргән, һәркемнең – үз шатлыгы, үз кайгысы. Беркайчан да, башкаларга карап көнләшергә, минем хәлем начаррак, шуңа күрә файда күрүнең барлык ысулларын кулланырга тиешмен, дип уйларга ярамый. Һәркемнең үзенеке – үзенә. Иң мөһиме – намуслы, үз эшеңә бирелгән кеше булып калу, – дип йомгак ясады Рөстәм Кәлимуллин.

 

 



Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru

 

 

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International