Гайрәтле хатыннар буыныннан

2014 елның 22 апреле, сишәмбе






Бәхетле картлык – олыгайган көнеңдә ялгыз калмау, кайгыртучан балалар  һәм оныкларыңның яныңда булуы ул. Шуңа күрә Чернышевка авылында яшәүче  озын  гомерле   Ил-һамия Әхмәтшинаны бәхетле  хатын-кыз  дип әйтү бик дөрес булыр.


Ул буын кешеләренең, хәзерге 80-90 яшьлекләрнең, үз бәхетләре турында уйлап торырга җайлары  да булмаган, билгеле. Алар  барысы да бөтен ил белән бергә дәһшәтле  сугыш елларын, сугыштан соңгы авырлыкларны, ачлык-ялангачлыкны башларыннан кичергән. Бу хәлләр Илһамия Хаҗип кызын да читләтеп үтмәгән.

 

 


Ул Әлки районының Бибай Чаллысы (Базарлы Матак) авылында  1919 елда  дөньяга килә. Гаи-лә башлыгы Хаҗип абыйдан биш баласына да аның хезмәт сөючәнлеге, сабыр һәм ярдәмчел холкы гына түгел, нык сәламәтлеге дә күчкән. Хаҗип абый үзе, кызы Илһамия тәрбиясендә яшәп, 102  яшькә  җиткән.

 

 


Илһамиянең балалык еллары илдә барган бөек үзгәрешләр чорына туры килә. Революция, гражданнар сугышы, коллективлашу – барысы да эләгә кызга. Авылда тормыш авыр була. Тә-вәккәлрәк авылдашлары, бәхет эзләп, шахталарга, Себер якларына чыгып китә.

 

 


Ире Корбан белән Илһамия  дә Иваново шәһә-ренә юл  тота. Яшь  гаилә, аякка басар өчен, заводта эшләргә карар итә. Ләкин  язмыш башкача хәл итеп куя. Илһамия ирен югалтканда, кызлары Гадения әле берничә айлык кына була. Кайгыдан нишләргә белмәгән яшь хатын, нәни кызын алып, әти-әнисе янына авылга кире кайтырга мәҗбүр була. Аннары күп тә үтми, сугыш башлана.

 

 


Авыл хатыннары белән бергә Илһамия  дә  колхозда эшли. Сугыш вакытында атын да җигәргә, авыр капчыклар да ташырга туры килә. Иртә язда яшь хатыннар җыелышып, чаналар белән чәчүлек орлык  алып кайтулары Илһамия апаның хәтеренә аеруча уелып калган. Район үзәгенә төнлә йөргәннәр, чөнки көндез колхозда бүтән эшләр дә күп бит. Ашлык тутырылган зур авыр  капчыкларны тартып кайта-кайта хәлдән тая торган булганнар. Ачлы-туклы яшәгәч, көч кайдан килсен соң? Кырдан узган елдан калган бәрәңге җыеп, көлчә пешергәннәр, урманга барып, үлән тамырлары эзләгәннәр, балтырган, кузгалак, кычытканнан аш әмәлләгәннәр. Бозлы суда аякларын өшетмәс өчен, яз-көз айларында чабаталарына, шакмактан ясап, күтәртмәләр бәйләп куя торган булганнар.

 

 


Авыл хатыннары сугыш елларында ни генә күрмәгән инде! Алар үзләре  өчен дә, фронттагы ирләре, туганнары өчен дә эшләгән. Чыннан да гайрәтле хатыннар булган алар.

 

 


Сугыш  беткәч тә, Илһамия колхозда эшләвен дәвам иттергән. Кызын үстергән, әти-әнисенә  йортны алып барырга булышкан. Үзе чибәр, үзе эшчән яшь хатынга байтак ирләр күз салган, әлбәттә, кияүгә чыгарга чакырган тәкъдимнәр аз булмаган.  Ләкин  Илһамия  тормышын  үзгәр-тергә базмый, кызына – назлы әни, ата-анасына кайгыртучан бала булып калуны кулай күрә. Пенсиягә чыкканчы колхозда терлекчелектә  эшли: сыер да сава, дуңгыз да, атлар да карый.

 

 


Аның тормышы әти-әнисе вафатыннан соң үзгәрә. Ул вакытта инде кызы Гадения дә кияүгә чыга һәм ире Әсхәт белән Биектау районына эшкә килә. Әниләрен ялгыз калдырырга теләмичә, аны да үзләре янына алып киләләр.

 

 


Гадения һәм Әсхәт Гайсиннар һәрвакыт яхшы гаиләләр исәбендә йөри. Әнисе шикелле үк эшчән, пөхтә, чыдам Гадения озак  еллар буе совхозның  гына түгел, районның да алдынгы савымчылары исемлегенең башында тора. Әсхәт исә бер дигән шофер була.

 

 


Гайсиннар биш бала тәрбияләп үстерә. Ике ул һәм өч кыз – ата-ананың горурлыгы. Уллары Рафис  белән Рәис, кызлары Рәзинә, Рәмзия һәм Румия  тормышта үз урыннарын  тапкан, барысы да гаиләле, балалары үсеп килә. Гадениянең инде 12 оныгы бар.  Илһамия дәү әниләре оныкларын карап үстерешә, ә хәзер  оныкчыкларын сөеп  туя  алмый.

 

 


Илһамия апа хәзерге вакытта  кызы Гадения белән бергә аның улы Рафис  гаиләсендә Чернышевка авылында яши. Рафис белән Фәниянең ике улы да буй җиткән инде. Өлкәне Фәнис Тула шәһәрендә армиядә хезмәт итә. Телефоннан хәбәрләшеп торалар, исән-сау әйләнеп  кайтуын түземсезлек белән көтәләр.

 

 


– Безнең балалар бик әйбәт, оныкларыбыз да игътибарлы, – дип сөйли Гадения Корбан кызы. – Кияү-киленнәрдән дә уңдык, тату яшибез. Барлык балаларыбызның якын-тирәдә  генә яшәвенә, хәлебезне белешеп торуларына шатланам.

 

 


Әбекәйнең туган көнендә дә аны 95 яшьлек   юбилее белән котларга балалары, оныклары, оныкчыклары җыелды.

 

 


Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да озын гомерле Илһамия апага истәлекле  бүләк  тапшырды, бу зур тату гаиләгә тынычлык  һәм  бәхет теләде.

 

 



Разия АБЗАЛОВА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International