ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2014 ел
җомга
Бу көннәрдә район хуҗалыкларында  борчак, көзге арыш һәм арпа суктыралар. 14 нче августка  игеннәр  14500 гектарда  җыеп алынды, урып-җыю уртасына якынлаша.

Районыбыз данлыклы якташлары – үзләренең кече туган илләренә дан-шөһрәт китергән һәм китерә торган спортчылары белән  хаклы горурлана. Шундый легендар шәхесләрнең берсе – Данил Галеев. Узган атна азагында “Биектау” универсаль спорт залы янында  аның бюсты куелды.

Биектау районында “Высокогорская” Агрофирмасы җаваплылыгы чикле ширкәтендә  уҗым культуралары  чәчү, туфракны төп эшкәртү һәм орлык салуны  оештыру буенча зона семинар-киңәшмәсе булды.
Районыбыз авылларында  халыкны су белән тәэмин итүне яхшырту өчен күп нәрсәләр эшләнә.

Кешене  бөтен  җирдә  куркыныч  сагалап тора. Бу – шаяру түгел,  ә кырыс чынбарлык. Пөхтәлек һәм гигиена кагыйдәләрен үтәүнең беркайчан да зыяны юк. Шуны аңлау мөһим: шапшаклык – күп чирләр  чыганагы, ә  лептоспироз – шуларның  берсе. Нинди чир соң ул?

Хәзерге заман шартларында вәзгыять шундый: яшь буынны тәрбияләүгә  бәйле  барлык уңышсызлыклар өчен төп җаваплылык  гаилә һәм мәктәпкә йөкләнә.
Агымдагы елның җиде ае эчендә безнең районда 2013 нче елның шул ук чоры белән чагыштырганда күбрәк бала туган.
Биектау районы прокуратурасы дәүләт грантының тиешсез максатта файдаланылу (урлану) фактын ачыклады.
Физкультурачы көнен безнең районда узган шимбәдә  спортның җиде төре буенча ярышлар белән билгеләп үттеләр
Коркачык тимер юл станциясе бистәсендә күптәге матур гадәтне яңартып җибәрделәр: җәй ахырында Авыл көнен һәм Төзүчеләр көнен билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International