Эш темплары арта

2014 елның 15 августы, җомга






Бу көннәрдә район хуҗалыкларында  борчак, көзге арыш һәм арпа суктыралар. 14 нче августка  игеннәр  14500 гектарда  җыеп алынды, урып-җыю уртасына якынлаша.


Маргарита Тимонина


Иң югары темп – “Битаман” һәм “Серп и молот” җаваплылыгы чикле ширкәтләрендә. Урып-җыюның иң кызган чорында  бөтен нәрсә  техниканың ышанычлылыгыннан һәм игенчеләрнең тәҗрибәсеннән тора. Урып-җыю алдынгыларының тырышлыгы районның игътибар үзә-гендә. Хезмәт  ярышы нәтиҗәләре буенча  комбайнчылар һәм шоферлар премия-ләр ала. Андыйлар арасында шоферлар –  “Высокогорская” Агрофирмасы җаваплылыгы чикле ширкәтеннән  Рәис Шакиров, Алмаз Батырханов һәм Сөләйман Зариповлар бар. Басудан ындыр табагына һәм ындыр табагыннан ашлык кабул итү предприятиесенә  ашлык ташуда  алар иң югары күр-сәткечләргә ирешкәннәр. Акчалата премия сертификатыннан тыш, һәркайсына алдынгы  вымпелы да тапшырылды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International