Коркачыктагы бәйрәм

2014 елның 15 августы, җомга








Коркачык тимер юл станциясе бистәсендә күптәге матур гадәтне яңартып җибәрделәр: җәй ахырында Авыл көнен һәм Төзүчеләр көнен билгеләп үттеләр.

Бәйрәм мәйданына коркачыклылар гына түгел, башкала кунаклары да җыелды. Авыл халкын бәйрәм белән котларга РФ Дәүләт Думасы депутаты Радик Ильясов “Татарстан Республикасында ягулык-энергетика ресурсларыннан рациональ файдалануны һәм аларның сыйфатын  тәэмин итү идарәсе”  начальнигы Роберт Гыйлаҗиев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов һәм Татарстан Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкиле Сәрия Сабурская килгәннәр иде. Бәйрәм вакытында делегация яңа мәдәният йортын, балалар бакчасын, мәктәпне, почта бүлекчәсен һәм “Коркачык Винербергеры” заводын барып карады.

 


Иртәдән үк музыка яңгырый башлады, кешеләр күп җыелганлыктан, мәйдан гөрләп торды. Авыл  малайлары  эшчеләрнең балалар өчен аттракционнар урнаштыруын, күчмә кибетләрнең сәүдә итәргә әзерләнүен кызыксынып күзәтте.  Шулай да  спорт  ярышларына һәм ат чабышына  әзерлекне карап тору алар өчен бар нәрсәдән дә кызык иде.



Иртәнге якта көн болытлы булып, яңгыр явар кебек торса да, сәгать уннарга таба кояш чыкты. Шуннан соң авылының бар халкы мәйданга җыелды. Кешеләр  бер-берсен тәбрикләште, кунакка чакырышты. Балаларның уен мәйданчыкларыннан яңгырап торган шат тавышлары болай да күтәренке күңелләргә бәйрәм рухы өстәде. Күчмә кибетләр кунакларга күптөрле товарлар тәкъдим итте: шашлык дисеңме, камыр ризыклары, чәй, туңдырма, салкын лимонад, татлы мамык, шарлар, балалар уенчыкларымы – бөтенесе дә бар иде.  Бәйрәмне Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин ачты.
– Авыл көнен һәм Төзүчеләр көнен бәйрәм итеп, без бистәнең иң хөрмәтле кешеләрен данлыйбыз. Соңгы өч елда Коркачыкта гаять зур үзгәрешләр булды. Монда күп фатирлы яңа йорт төзелде, ул йорттан 15 фатир социаль ипотека буенча, 12се тузган торакны бетерү программасы буенча алынды. Аннан башка тагын бер күп фатирлы торак йорт төзелә. Анысындагы барлык фатирлар да авария хәлендәге йортларда  яшәүчеләргә  тәгаенләнгән, – дип сөйләде ул. – Хәзерге вакытта бистәдә 2000гә  якын кеше яши. Аларга уңайлы булсын өчен, фельдшер-акушерлык  пунктын, балалар  бакчасын, мәктәпне капиталь төзекләндердек. Әле яңа гына яңа  мәдәният йорты ачылды. Юлларга да капиталь ремонт ясалды. Болар барысы да безнең төзүчеләребез көче белән башкарылды, моның өчен аларга рәхмәт әйтәбез.
Рөстәм Галимулла улы Коркачык бистәсенең киләчәге якты буласына ышануын белдерде һәм бар кешене бәйрәм белән котлады.



Аннан соң сүз, кунакларны сәламләү һәм бәйрәм белән котлау өчен, авыл җирлеге башлыгы Кадрия Хәйбуллинага бирелде. Ул үз чыгышында мондый чаралар уздыруның әһәмиятле булуын әйтеп үтте һәм бистә халкына рәхмәт белдерде. Чөнки Коркачыкның шулай алга китүендә төрле яшьтәге төрле һөнәр ияләренең өлеше бар бит. Туган якларының тарихын шулар яза. Бәйрәмнең тантаналы өлеше бистәдәге оешмалар һәм районның төзелеш предприятиеләре җитәкчеләренә Мактау  грамоталары бирү белән тәмамланды.



Өлкәнрәкләр әйтүенчә, мондый бәйрәмнең инде 20 еллап уздырылганы булмаган. Бәйрәм программасына концерт кына түгел, милли көрәш, ат чабышы, кул көрәштерү, аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, кашык кабып йөгерү кебек халык уеннары һәм спорт чаралары да кертелгән иде. Тамашачылар җиңүчеләрне алкышларга күмде. Ат  чабышында беренче урынны җайдак Руслан Нуриев яулады. Роби Кон Ай  кушаматлы ат (хуҗасы – Н.Хафизов) белән  ул иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Милли көрәштә абсолют җиңүче, бәйрәм батыры булып, Фәргать Фәйзуллин танылды.
Күңелле бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте, аннары яшьләр дис(котекасы белән тәмамланды.


                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                 Резидә МӨБАРӘКОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International