Мәктәп һәм гаилә хезмәттәшлеге

2014 елның 15 августы, җомга







Хәзерге заман шартларында вәзгыять шундый: яшь буынны тәрбияләүгә  бәйле  барлык уңышсызлыклар өчен төп җаваплылык  гаилә һәм мәктәпкә йөкләнә.


Бүген балалар, кызганычка, әллә  бәхеткәме,  объектив һәм субъектив сәбәпләр аркасында, иртәрәк җитлегә. Мәк-тәпләр укучыларның  җитлегүенә бәйле проблемаларның югары сыйныфларга  гына  түгел, кече-рәк яшьтәге үсмерләргә  дә кагылу факты белән  очраша. Бүген күп  кенә  укытучылар 10-11 нче сыйныфларда түгел, ә 5-7 нче сыйныфларда эшләү кыенрак дип әйтә. Чөнки нәкъ менә җитлегүгә күчү чорында баланың үз гаиләсендәге кыйммәтләргә карашы үзгәрә. Бу – баланың укуында гына түгел, бөтен тормыш рәвешендә, кылган гамәлләрендә  һәм  үз-үзен тотышында чагылучы бик мөһим проблема.
Яшүсмер гомеренең бу чорында гаилә нинди роль уйнарга тиеш соң? Ул үзенең баласына җитлегү этапларын үткәндә ничек ярдәм итә ала?


Ата-ананың үз баласына карата  иң беренче һәм иң әһәмиятле хисе аңа бик нык, ихластан һәм чын-чынлап ышану булырга тиеш. Бу ышаныч баланың сабый чагыннан ук формалаша, ә аның билгеләре үсмерлек яшендә күренә башлый. Яшь буынны тәрбияләгәндә, мәктәп белән ата-аналарның һәрвакыт бер сүздә булуы шарт. Сыйныф  җитәкчесе  гаи-лә белән  мәктәпне  бәйләүче төп  буын  булып тора. Күлле мәк-тәбендә  әти-әниләр  белән хезмәттәшлек итү һәм  бергәләп  гамәл  кылу педагогик системага  салынды.   Хезмәттәшлектә  ике як катнаша: мәктәп һәм гаилә. Без  мәктәп  һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне формаль түгел, ә эчкерсез һәм җылы итәргә, бу  мөнәсәбәтләрдә психологик уңайлылык тудырырга омтылабыз.


Мәктәпнең гадәткә кергән эш формаларыннан берсе – ата-аналарны балалар белән бергә үтә торган чараларга җәлеп итү. “Әти, әни һәм мин – спорт яратучы гаилә”, “Әбием пешергән бәлеш”, “Татар егете”, “Кызлар – әниләр”, “Сугыш балалары”,  “Әбием  сандыгы серләре”, “Балачак көне”  проектларын  әзерләү күп идеяләр, тәкъдимнәр тудырды, бергәләп иҗат  итүне шатлыкка әверелдерде. Бергәләп уздырылучы  бәйрәмнәр һәм чаралар башланыр алдыннан һәммәсе дә, сөенә-сөенә, үзләренең иҗади хезмәте нәтиҗәләрен көтә: сценарийлар төзиләр, концерт костюмнары, тәкъдим итүләр (презентацияләр) әзерлиләр. Шундый чаралар барышында кызыксынулары күренеп торган, вакытлары булган, мәктәп тормышында – сәяхәтләр, экскурсияләр, кызыклы кешеләр белән очрашулар оештыруда, бизәү эшләрендә катнашырга әзер торучы актив әти-әниләр барлыгы ачыклана. Бер-гәләп Санкт-Петербургка, Мәскәү, Бөек Устюг, Болгарга барулар һич онытылырлык  түгел. Иң мөһиме – әти-әниләрнең мәктәпкә мөнәсәбәте үзгәрә.


Бездә “Мәктәп  һәм гаи-ләнең бергәләп эшләве”, беренче сыйныфка керергә җыенучы балаларның әти-әниләре өчен “Тиздән мәктәпкә!”, ата-аналар өчен наркотикларга каршы “Уңышка илтүче юл” дигән программалар эшли, алар кысаларында ата-аналарга психологик-педагогик ярдәм күрсәтелә.
Составына укытучылар, әти-әниләр, укучылар кергән мәктәп  советы,  профилактика советы, ата-аналар комитеты да эшләп тора. Ата-аналар һәм укучылар белән бергәләп, социаль-хокукый, финанс-икътисади юнәлештәге мәсьәләләр хәл ителә.
Мәктәпнең укытучылар коллективы тәрбия процессының зуррак өлешен укучылар һәм аларның ата-аналары белән берлектә  оештыруны  максатка ярашлы дип саный. Ә килеп  туган  проблемаларны һәм бурычларны киңәшеп, ризалык белән, бер-береңнең хокукларын кысып  түгел, тагын да зуррак нәти-җәләргә ирешү өчен тырышлыкны берләштереп  хәл  итү хәерле булыр.


Фәния Әмирова,
Күлле урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International