ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2014 ел
дүшәмбе

Барлык яктан да килгән, Ходай Тәгалә сәләтләрне юмарт итеп биргән кешеләр бик күп булмыйдыр  ул. Без чибәр, тормыштагы әллә нинди катлаулы хәлләрдә дә югалып калмый, үзен дә, башкаларны да яклый ала торган, җырлый да, бии дә – нәрсәгә тотынса, шуны булдыра торган кешеләргә сокланабыз. Таһир Газыйм улы Биккениев  нәкъ менә шундый  иде.


20
август, 2014 ел
чәршәмбе
Август аеның икенче яртысы – хуҗалыклар өчен кызу чор. Игеннәрне дә тизрәк суктырып бетерәсе бар, терлек азыгын да күбрәк хәстәрләп калдырырга кирәк, туңга сөрүне дә озакка сузарга ярамый.

19
август, 2014 ел
сишәмбе

Шимбә көнне көндезге сәгать 3 тә  Юбилейный бистәсендә яшәүчеләр 2 нче мәктәпкә ел да уздырыла торган отчет җыелышына килделәр. Анда  Биектау муниципаль  районы башкарма комитеты җитәкчесе  Раил Зәйнуллин, район башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова, район службалары җитәкчеләре катнашты.

Биектау районының өлкәннәр җыелма командасы  футбол буенча икенче лигада Татарстан  беренчелегендә  беренче урынны яулады.

Мөмкинлекләре чикле балалар   татар  җырчысы Салават   концертына бардылар.

1 сентябрьдән Татарстан белем бирү йортларында «Мәктәп эко-патруле» конкурсы старт ала. Проектны Сабада үткән мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсендә тәкъдим иткәннәр иде.
Бердәм сайлау көне уңаеннан, Татарстанның Буа районы Күл Черкене авылында һәм Апас районының Багыш авылы мәдәният йортында эстрада сәнгате фестивале "Созвездие-Йолдызлык" лауреатлары концерты уздырыла. Мәдәни чара 20 август көнне 19.00 сәгатьтә башлана. Әлеге концертлар белән республика районнары һәм шәһәрләре буйлап китәчәк турне ачыла.
Чанаңны җәен әзерлә дигән безнең халык. Коммуналь тармакта нәкъ шулай эшлиләр дә. Фатирларга җылы бирү туктатылу белән үк киләсе кышка әзерләнә башлыйлар. Җылыту сезонын вакытында башлап җибәрергә берни дә комачауламаячак, дип вәгъдә итә торак-коммуналь хуҗалык вәкилләре.
Иске Казан музей тыюлыгында узган хәйрия чарасы республикабыз тормышына аерым бер мәгънә өстәде. “Ярдәм” хәйрия һәм “Бәхетле дөнья” фондлары тарафыннан оештырылган проект мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү максатыннан уздырылды.
Моннан өч дистә еллар элек Тянь‑Шань тауларында мин шактый сәер бер күренешкә тап булдым. Бормалы-сырмалы тау юлы безне шарлавыклы елга ярына, андагы кечкенә генә агачлыкта урнашкан көтүчеләр җәйләвенә алып чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International