Чанаңны җәен әзерлә дигән безнең халык. Коммуналь тармакта нәкъ шулай эшлиләр дә. Фатирларга җылы бирү туктатылу белән үк киләсе кышка әзерләнә башлыйлар. Җылыту сезонын вакытында башлап җибәрергә берни дә комачауламаячак, дип вәгъдә итә торак-коммуналь хуҗалык вәкилләре.
Бүгенге көндә республикабызда 72 процент торак йорт җылылык бирүгә тулысынча әзер. Социаль-мәдәни өлкәләргә караган объектларга игътибар аеруча зур. 2381 сәламәтлек саклау учреждениесенең – 86 проценты, 1961 мәдәният объектының – 86 проценты, 3590 мәгариф оешмасының – 90 проценты, 143 социаль яклау учреждениесенең – 78 проценты, спорт объектларының 82 процентында көзге-кышкы чорга әзерлек тәмамланган инде.
Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, хәзерге вакытта җылылык бирү сезонына әзерлек график буенча башкарыла. Билгеләнгән планнан калышучы районнар юк, дип белдерде ул.
- Без җылылык белән тәэмин итүдә ниндидер кыенлыклар булу ихтималын күрмибез. Бар җирдә дә җылылык челтәрләре җентекләп тикшерелә, бөтен эшләр дә план буенча үтәлә, - ди министр.
Инженерлык инфраструктурасына килгәндә, 1932 котельныйның – 1661е, 3 мең 214 км озынлыктагы җылылык челтәрләренең 2 мең 76 километры әзер. 303 суүткәргеч насос станцияләренең 287сендә әзерлек эшләре тәмамланган.
Министр капиталь төзекләндерү үткәрелгән йортларны да телгә алып китте. Мәгълүм булганча, быел мондый эшләр планына 793 йорт кертелгән иде. 248 йортта билгеләнгән эш күләме тулысынча үтәлгән. Башкалары да салкын көз җиткәнче әзер булыр дип уйланыла.
Төзекләндерү барган мәктәпләрдә дә проблемалар булмаячак, эшләр вакытында – беренче сентябрьгә тәмамланачак дип белдерде министр. Бүгенге көндә 33 районның 64 мәктәбе әзер. Калган 95 уку йортында эшләр төгәлләнү стадиясендә.
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА