Иске Казан музей тыюлыгында узган хәйрия чарасы республикабыз тормышына аерым бер мәгънә өстәде. “Ярдәм” хәйрия һәм “Бәхетле дөнья” фондлары тарафыннан оештырылган проект мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү максатыннан уздырылды.
Хәйрия концертына барлыгы 300 билет сатылган, ягъни 100 000 сум акча җыелган. Керемнең 30 проценты музей арендасы өчен тотылган булса, калганы “Ярдәм” фондына күчерелгән.
Музей биләмәсенә килгән кунаклар каршысында кич буе татарның танылган сәхнә осталары чыгыш ясады. Күңелле мизгелләрне фотосүрәтләрдә күрергә мөмкин.