Бердәм сайлау көне уңаеннан, Татарстанның Буа районы Күл Черкене авылында һәм Апас районының Багыш авылы мәдәният йортында эстрада сәнгате фестивале "Созвездие-Йолдызлык" лауреатлары концерты уздырыла. Мәдәни чара 20 август көнне 19.00 сәгатьтә башлана. Әлеге концертлар белән республика районнары һәм шәһәрләре буйлап китәчәк турне ачыла.
20 августтан 12 сентябрьгә кадәр фестиваль лауреатлары Татарстанның эре шәһәрләрендә һәм авылларда 17 концерт программасы тәкъдим итә. Шул исәптән, 12 авылда Президент программасы нигезендә төзелгән яңа мәдәният йортлары да җыр-моңга күмеләчәк. Концерт турнесының төп максаты - бердәм сайлау көненә игътибар җәлеп итү, халыкның, шул исәптән гади авыл халкының да илнең сәяси тормышында актив катнашуы демократик җәмгыять үсеше нигезендә ятуын искә төшерү.
"Созвездие-Йолдызлык" җиңүчеләренең концерты Саба, Биектау, Апас, Чүпрәле, Апас, Тәтеш, Теләче, Лаеш, Кама Тамагы, Яшел Үзән, Питрәч, Югары Ослан, Буа районнарында, Чаллы, Әлмәт, Буа, Арча һәм Чистайда үтәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 14 сентябрьдә Россиядә бердәм сайлау көне үтәчәк. Татарстанда бу көнне Федерация субъекты Парламенты - Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутаталар сайлыйбыз.
|
№ |
Уздырылу вакыты |
Районнар |
Уздырылу урыны |
|
|
20.08.14 |
Буа |
Күл Черкене (300 урын) |
|
|
Апас |
Багыш (200 урын) |
|
|
|
21.08.14 |
Чүпрәле |
Шылангы (200 урын) |
|
|
Саба |
Кече Кибәче (300 урын) |
|
|
|
22.08.14 |
Тәтеш |
Олы Тормы (300 урын) |
|
|
Теләче |
Югары Кибәхуҗа (300 урын) |
|
|
|
23.08.14 |
Лаеш |
Нармонка (300 урын) |
|
|
Кама Тамагы |
Мордва Каратае (100 урын) |
|
|
|
24.08.14 |
Яшел Үзән |
Түбән Карамалы (450 урын) |
|
|
Питрәч |
Кибәче (300 урын) |
|
|
|
26.08.14 |
Югары Ослан |
Введенко Бистәсе (280 урын) |
|
|
Биектау |
Дөбъяз (300 урын)
|