ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2014 ел
шимбә
Биектау  районындагы эпидемик хәлне хәзерге  вакытта катлаулы дип әйтеп  булмый. Шулай  да  атна саен  кискен респиратор вируслы инфекциянең  60 лап очрагы теркәлә, авыручыларның якынча яртысы – балалар.
Безнең районда  эш визиты белән Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты  Илдар Гыйльметдинов булды. Аны   Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм  Кәлимуллин  каршы  алды һәм  район буенча  озатып  йөрде.

31
октябрь, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасының наркотикларга  каршы комиссиясе карары нигезендә  һәм  төрле катнашмалар (спайслар) тартып, психикага йогынты ясаучы матдәләр кулланып,  күп кешенең агулануы, гражданнарның тормышы һәм сәламәтлегенең куркынычсызлыгы  таләпләренә җавап бирми торган әлеге матдәләрне сату фактлары булу сәбәпле, Татарстанда “Наркотиксыз тормыш”  республика акциясе уздырыла.
Кешеләр белән дөрес аралашу күнекмәләре балачакта  ук сеңдерелә, шуңа  күрә дә  әти-әниләр алдына  баланы аралашу серләренә төшендерү,  улларын яки кызларын  башка  балалар белән дус яшәргә өйрәтү  кебек мөһим бурыч куела.
Без 2008 нче  ел ахырында  тавык салган йомыркада  гарәпчә “Лә илләһә илләләһү” дигән сүзләр язылуы  турында  язган идек инде.  Шушы көннәрдә Коркачык авылыннан безнең актив хәбәрчебез Рузалия апа Мортазина да  редакциягә  могҗизалы  ике йомырка алып килде. Ул  үзе һәм мәчеткә йөрүчеләр аларда “Лә илләһә илләләһү” дигән сүзләр укыган. Бу, һичшиксез, могҗизалы хәл, әле йомыркаларны оядан Корбан бәйрәме көннәрендә табып алуларын  искә  алсаң, бигрәк  тә. Аның  уйлавынча, бу хәл Аллаһы Тәгаләнең әлеге  гаиләне яратуын, аның Коръән кушканча яшәве, изге гамәлләре  өчен хуплавын аңлата.  Әлеге сәер  йомыркаларны сез рәсемдә күрәсез, ә түбәндәге мәкаләдә Рузалия апа  аларны тапкан гаилә турында сөйли.
Барлык заманнарда да авыл  хуҗалыгының  төп терәге эшчән, тырыш һәм җиргә тугры калучы авыл халкы булды. Осталык, тәҗрибә һәм  катлаулы хезмәтеңне яратып башкару  буыннан буынга күчә килде.   Шундый нәселләрнең  берсе  Бөреле  бистәсендә яши. Гаиләнең иң өлкән кешесе Гөләндәм Муллагали кызы  Таҗиевага быел 90 яшь тулды.

2015 нче елның 1 нче гыйнварыннан “Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәтләр күрсәтү нигезләре турында” 442 нче номерлы федераль закон гамәлгә керәчәк. Шуннан соң социаль хезмәтләр яңача күрсәтелә башлаячак. Халыкның социаль яктан кыен хәлдәге категориясенә нинди уңай үзгәрешләр китерер икән ул? Нинди  принципиаль  яңалыклары  бар? Шушы  һәм башка сорауларга Биектау районы социаль яклау бүлеге начальнигы Рания Гайнетдинова җавап бирә.

– Рания  Һадиевна,  социаль хезмәтләр күр-сәтү турында  яңа закон  нәрсәгә кирәк булды икән? Искесенең нәрсәсе начар?

Безнең Ямаширмә мәктәбе укучылары  район күләмендә уздырылган  бер генә чарадан да читтә калмыйлар, һәрвакыт  актив катнашып,  призлы  урыннар яулыйлар.

28
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Мәгариф учреждениеләренең профсоюз оешмасы  – күз буяу өчен генә түгел, ул хезмәткәрләренең мәнфәгатьләрен яклау өчен эшли торган җәмәгать оешмаларының берсе. Һәм, әйтергә кирәк, андыйлар күп түгел.  Бу турыда профсоюз әгъзалары  башкарган конкрет эшләр, алар кузгата һәм хәл итә торган проблемалар буенча хөкем йөр-тергә мөмкин.
Биектау  авыл җирлеге башлыгы Геннадий Беспалов гомеренең егерме ике елын җирле үзидарә  органнарында эшләүгә  багышлады. Әлеге тармактагы барлык реформалар һәм үзгәртеп корулар   аның күз алдында һәм аның катнашында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International