ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Олы Битаманнан сугышта катнашкан Мансур абый Мөлековка махсус әзерләп  чыгарылган “Җиңү китергән кадерле йөзләр” китабы тапшырылды.

10
февраль, 2015 ел
сишәмбе
“Россия почтасы” федераль дәүләт почта идарәсе филиалы –  “Татарстан почтасы” федераль почта элемтәсе идарәсе  2015 елның 1 февраленнән  агымдагы елның икенче яртыеллыгына “ТАТМЕДИА” ачык акционерлык җәмгыяте химаясендә чыгарыла торган газета-журналларга алдан язылу кампаниясен башлап җибәрде.
“Биектау” дип аталачак  район  Балалар думасына һәм “Дружба – Дуслык” балалар иҗтимагый оешмасына сайлау  уздыру  өчен, барлык мәктәпләрнең иң актив укучылары 1 нче номерлы Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбенә җыелды.
Редакция Татарстан Республикасының Биектау һәм Әтнә районнары буенча хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан рациональ файдалану  идарәсенең  районара бүлеге  начальнигы Дмитрий Игнатьевның газета укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирүен үтенде.

9
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
 Мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировның Сарман ягында туып үсүе белән без чиксез горурланабыз. Һәм, җай чыккан саен, атаклы якташыбыз белән мактанырга яратабыз.

8
февраль, 2015 ел
якшәмбе
Хөрмәтле биектаулылар!
Эчке эшләр органнарының һәр хезмәткәре өчен гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, аларга кирәкле ярдәмне күрсәтү өстенлекле юнәлеш булып тора. Россия Федерациясенең хокук саклау органнары министрлыклары 2005 нче елның 29 нчы декабрендә боерык чыгарган иде. Аның нигезендә, хокук саклау органнарының кайсы гына вәкиленә мөрәҗәгать итсәгез дә, мөрәҗәгатегез игътибардан читтә калмаячак.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы ЮХИДИ бүлеге 2014 елгы нәтиҗәләр буенча үз категориясендә республикада дүртенче урынны алды.


6
февраль, 2015 ел
җомга
“Ватаным Татарстан” республика газетасы тарафыннан гамәлгә куелган, герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышлап уздырылучы татар-башкорт милли көрәше традицион турниры быел Биектау районында була. Республикакүләм бу турнир беренче тапкыр ярты гасыр элек оештырылган иде. Быелгы 52 нче турнирга көрәшчеләр 12-14 февральдә җыелачак.
Татарстан Республикасының  Биектау районындагы  Пенсия фонды  мәҗбүри пенсия страхованиесе буенча шәхси эшмәкәрләр түләргә тиешле иминият взносының күләме  2014 елдан түләүченең күпме керем алуына бәйле булуын исегезгә төшерә.

4
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Милли көрәш буенча герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган 52 нче турнир беренче тапкыр Биектау районында узачак. Ул 13 февральдә сәгать 9 да ачыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International