ЮХИДИ бүлеге – иң яхшылар арасында

2015 елның 8 феврале, якшәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы ЮХИДИ бүлеге 2014 елгы нәтиҗәләр буенча үз категориясендә республикада дүртенче урынны алды.

Эчке эшләр министрлыгының  Татарстандагы ЮХИДИ Идарәсе, республика территориясендә юл-транспорт вәзгыятенә  кагылышлы мәсьәләләрне карап, Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләренең узган  елгы  эшчәнлегенә йомгак ясады һәм территорияләрендә юл-транспорт фаҗигаләре аннан алдагы ел  белән  чагыштырганда  кимрәк булучыларга карата кызыксындыру чаралары күрде.

Фото с сайта http://m.interfax.by/article/103758

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International