“Россия почтасы” федераль дәүләт почта идарәсе филиалы – “Татарстан почтасы” федераль почта элемтәсе идарәсе 2015 елның 1 февраленнән агымдагы елның икенче яртыеллыгына “ТАТМЕДИА” ачык акционерлык җәмгыяте химаясендә чыгарыла торган газета-журналларга алдан язылу кампаниясен башлап җибәрде.
Газета укучыларга “Высокогорские вести” – “Биектау хәбәрләре”нә беренче яртыеллык бәяләре буенча бүгеннән үк язылып куярга мөмкин булуы турында искә төшерәбез.