ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Авыл җирлекләрендәге гражданнар җыеннары районның социаль-икътисадый үсеше турында “Биектау” җирле  телевидениесе  тарафыннан әзерләнгән фильмны күрсәтүдән башлана. Мондый  фильмны Красносельский  авыл җирлеге   җыелышына  килүчеләр  дә кызыксынып карадылар.

3
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Биектау муниципаль район Советының кырык алтынчы утырышы 2015  елның 2 нче февралендә узды. Аны район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин алып барды.

2
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

“Усад” автодромында  машиналарның  кышкы  юлдан узышы буенча чемпионатның сайлап алу  этабы үткәрелде.

Биектау районының иң зур авыл җирлеге гражданнары җыелышы 3 нче урта мәктәптә узды. Анда район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Мөхлисов, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты  Рәфкать Кантюковның ярдәмчесе Гүзәлия Минкина катнашты. Биектау авылы халкы бик актив булды.

31
гыйнвар, 2015 ел
шимбә

28 гыйнвар ИТ-паркта  ABBYY Language Services компаниясенең офисы ачылу тантасы узды.

ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының урынбасары Азат Мөбарәкшин һәм ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасарлары Наталья Бутаева һәм Юлия Абдрееева катнашында киңәшмә узды.

Бүген Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең 2014 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре турында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең коллегия утырышында хисап ясалды. Коллегиядә Татарстан ЮХИДИ хезмәте башлыгы Рифкат Миңнеханов “Халык инспекторы” аша юк кагыйдәләрен бозуга бәйле мөрҗәгатьләр турында да сөйләде.

Ике көн эчендә Татарстан Республикасының 100ләп мәктәп укучылары регионның иң яхшы программисты исеменә көрәштеләр.

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 2015 елның 29 гыйнвар -13 февраль көннәрендә 09.00-18.00 сәгать аралыгында Татарстанның Зур Әтнә авылында цифралы эфир телевещаниесе җиһазын монтажлау нәтиҗәсендә техник чаралар сүндерелеп торачак дип хәбәр итә. Тудырылган уңыйсызлыклар өчен гафу  сорыйбыз.

Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләр порталында торак-коммуналь хезмәтләр автотүләү мөмкинлеген көйләү булдырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International