Район Советы утырышы

2015 елның 3 феврале, сишәмбе
Биектау муниципаль район Советының кырык алтынчы утырышы 2015  елның 2 нче февралендә узды. Аны район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин алып барды.

Көн тәртибенә унбиш мәсьәлә кертелгән  иде. Район күләмендәге  «2014- 2016 елларга Биектау муниципаль районында туризм өлкәсен үстерү» дип аталган максатчан программаны гамәлгә ашыруның барышы турындагы отчет белән яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Нәфис Миңнебаев чыгыш ясады.  Бу мәсьәлә буенча фикер  алышуда крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Рөстәм Садыйков катнашты.

Озак вакытка исәпләнгән «2015-2017 елларга  балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү» дигән максатчан программаны  гамәлгә ашыруның барышы турында  мәгариф бүлеге начальнигы Рамил Гаязов сөйләде. Шушы ук темага доклад белән «Форпост» яшьләр оешмасы директоры Фәнис Зарипов чыгыш ясады.

Район Советы утырышында Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау  комиссиясе составына үзгәрешләр кертелде, районның Финанс-бюджет палатасының хокукый хәлен камилләштерү турында,  район Уставына үзгәрешләр кертү турында, шулай ук җирле үзидарә органнары вәкаләтләренә кагылышлы һәм башка мәсьәләләр каралды.

Утырышта Финанс-бюджет палатасы рәисе Роза Дәүличарова һәм Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән  Галәүтдинова  чыгыш ясады. Көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International