ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Якташыбыз Эльза Йосыпова җырчыларның Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының мәдәният министрлыклары  тарафыннан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында  оештырылган “Сандугач-Соловей” II Халыкара конкурсыннан  чираттагы бүләген – III дәрәҗә  Диплом  алып кайтты.

11
апрель, 2015 ел
шимбә

2014 елның 8 ноябрендә “Халык инспекторы” дәүләт мәгълүмати системасы эшли башлады. Система юл кагыйдәләре иминиятлеген яхшырту һәм территорияләрне төзекләндерү өлкәсендә административ хокук бозу санын киметүгә юнәлтелгән.

Казанлылар Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы uslugi.tatarstan.ru аша кеше торыр өчен яракланган йортны кеше торыр өчен җиһазланмаганга үзгәртә ала, шулай ук планировканы үзгәртү һәм торак шартларын яхшырту өчен социаль ипотека системасына чиратка басу өчен гариза бирә ала.

Сугыштан соңгы буын Бөек Ватан сугышы турында Җиңү өчен көрәшкән фронтовикларның истәлекләреннән генә түгел, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары сөйләгәннәр буенча да белә. Нәкъ менә шулар фронтны икмәк, кием-салым, корал белән тәэмин иткән, тылда авыр хезмәт белән  җиңүне якынайткан. Сугыш чоры балалары – 10-15 яшьлек үсмерләр – өлкәннәр белән беррәттән кырларда, фермаларда эшләгән, ачлыктан һәм салкыннан интеккән.
Агымдагы атнада  район хуҗалыкларында  язгы кыр эшләрендә файдаланылачак техниканы кабул итәләр.

10
апрель, 2015 ел
җомга
5 ел эчендә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталының контакт-үзәге телефон шалтыратулар һәм башка төрле мөрәҗәгатьләр кабул итә.
Айбаш мәктәбендә  Бөек Ватан  сугышы һәм хезмәт ветераны Гарәфиев Садри абый белән очрашу булып узды. Шушы уңайдан мәктәбебезнең татар теле  һәм әдәбияты укытучысы Низамиева Әлфинур Нуртдин кызы “Батырларын барлый халкым” дигән әдәби-музыкаль кичә оештырды.
Татарстан Республикасы Президенты  вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов, “Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү” проекты кысаларында республика эшмәкәрләре белән очрашуда чыгыш ясаганда Татарстан икътисады акча эшли алырга тели һәм эшли белә, үз-үзләрен тәэмин итә ала торган кешеләргә таянырга тиеш, дип билгеләп үтте. Бүген эшмәкәрләргә икътисадта мөһим урын бирелә, дип тә өстәде.
Узган гасырның соңгы чирегендә районның иң танылган сыер савучыларыннан берсе булган  Рәисә Хәбибрахман  кызы Нуриева 2015 елның 10 апрелендә җитмешенче  юбилейлы туган көнен билгеләп үтә.
Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү – район  мәгариф  бүлеге  эшчәнлегендә  иң  мөһим бурычларның берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International