Аның бәхете – хезмәттә һәм балаларында

2015 елның 10 апреле, җомга

Узган гасырның соңгы чирегендә районның иң танылган сыер савучыларыннан берсе булган  Рәисә Хәбибрахман  кызы Нуриева 2015 елның 10 апрелендә җитмешенче  юбилейлы туган көнен билгеләп үтә.

Районның агросәнәгать комплексында эшләүчеләр аны,  нигездә, “Татарстан” колхозының Татар Әйшәсе  фермасы сыер савучысы буларак, Галәүтдинова фамилиясе белән хәтерлиләрдер. 1959 елдан алып, 2009 елга кадәр  50 ел дәвамында (50 ел бит ул!) Рәисә Хәбибрахман кызы алмаштыргысыз рәвештә сыер савучы  булып  эшләде. Миңа калса,  район өчен бу рекордлы күрсәткеч. Һәрхәлдә, мин шуның кадәрле еллар сыер савучы булып эшләгән башка кешене белмим. 80-90 нчы  елларда аның  фамилиясе  район күләмендәге чараларда  районның башка алдынгы сыер савучылары – “Бөреле” җәнлек совхозыннан Зоя Приказчикова, Әминә Гатауллина, Ульянов исемендәге колхоздан  Әкълимә  Хәкимҗанова, “Дружба” совхозыннан Лидия Воронина һәм Зәйтүнә  Нотфуллина, “Серп и молот”тан  Екатерина Михеева, Ленин  исемендәге колхоздан Надежда Кузьмичева һәм башкалар белән бер рәттә  яңгырады. Алар барысы да  савым алу буенча алдынгылыкта  булдылар, район алар белән горурланды. Һәркайсы үз вакытында  хөкүмәтнең югары бүләкләренә – орден-медальләргә, мактаулы исемнәргә лаек булды. Рәисә Нуриева тырышлыгы өчен II һәм  III дәрәҗә  Хезмәт Даны орденнары, Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Хезмәт эшчәнлеге дәверендә аның данга кү-мелгән  мизгелләре байтак булды. Әмма моның нинди тырышлык бәрабәренә  яуланганын үзе генә беләдер. Мәгълүм булганча, тормышта бер-нәрсә  дә  юктан  гына барлыкка  килми.

Әлеге мәкаләм герое белән мин беренче тапкыр  1978 елда таныштым. Ул  чакта мине, КПСС райкомының яшь инструкторын, терлекчелектә партия йогынтысын көчәйтү эше тәҗрибәсен өйрәнү өчен “Татарстан” колхозының башлангыч  партоешмасына  җибәрделәр. Хуҗалык конторасында  колхозның партком секретаре Мөнһәр Зәбирова белән бераз сөйләшеп алганнан соң,  бригадаларга киттек һәм Татар  Әйшәсендәге товарлыклы-сөтчелек фермасына килдек. Терлекчеләр белән таныштырганда  ферма мөдире  Илфат Шәйхиев  Рәисә Галәүтдинова турында: “Аның  күрсәткечләре иң яхшысы, югары савым алуның барлык серләрен белә, малкайларны  кечкенә балаларны тәрбия-ләгән кебек карый. Телгә дә  бик үткен үзе, җитешсезлекләр турында күзгә карап, турысын ярып сала”, – дигән иде.

Рәисә  өчен бу  чор  хезмәтендә югарыга  күтә-релү еллары булды. Эше алга барды, җитештерү  күрсәткечләре дә аннан калышмады. Һәм менә ул көннәрдән соң кырык еллап вакыт узып  киткән.  Рәисә Хәбибрахман кызы белән  юбилее алдыннан аның өендә менә тагын очраштык.  Хәзер инде ул  лаеклы ялда. Әмма сөйләшүенә караганда, ул эшен сагына, күңеле аны һаман яраткан малкайлары янына  тарта. Күз карашлары, 80 нче елларда беренче тапкыр очрашкандагы кебек үк, җанлы, кызыксынучан. Ул элеккечә  үк  бернәрсәгә  дә  битараф  түгел. Вакыт  аңа  тимәгән дә кебек, чәчләренә  бәс сарган да,  битендәге җыерчыклар  гына артып киткән, хәрәкәтләре генә бераз салмакланган. Ә күңелендә  картлык билгеләре юк. 

Рәисә үзе  мин тормышта әллә ни  батырлыклар  кылмадым инде, намус белән  эшләдем,  һәрвакыт беренчелектә булырга  тырыштым – бары шул гына, ди. “Эх, илдә шушындый үзгәрешләр килеп чыкмаган булса, мин Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры да булыр идем бит”, – дип авыр сулый ул. Ни  кызганыч, бөтен нәрсә, шул исәптән хезмәт кешесенә мөнәсәбәт  тә үзгәрде шул.

Әңгәмә  корып җибәргән-дә без аның белән ничек эшли башлаганын искә төшердек. Җидееллык мәктәпне тәмамлаган ундүрт яшьлек  кыз фермага  эшкә килә. Әлбәттә, кыен була. Ул  чакта  фермада  бөтен нәрсә кулдан башкарыла, бернинди механикалаштыру юк. Тәүлекләр  буена  фермадан кайтып кермиләр.

Нинди иң югары савымга ирешә алдыгыз, дип сорыйм аннан.

Рәисә Хәбибрахман кызы:

– 1975-76 елларда шундый бер хәл булды. Мин башмак таналардан гына торган яңа группа алдым. Бу эше барып чыгармы икән,   дип,  күпләр  шикләнде ул  вакытта.  Беренче елны ук шул таналардан 4500 килограмм сөт савып алдым. Районда бу күрсәткечләргә ышанмадылар, баш зоотехник Илгиз Нигъмәтуллин  җитәкчелегендә комиссия килде. Сыерларымны күрсәтергә чыгаргач, Илгиз Газиз улы, гаҗәпләнеп: “Нинди сыерлар бу, каян алар?” – дип сорады. Ә  сыерларым исә барысы да бердәй  көр, нык, карап торырга сокланырлык иделәр”, – дип исенә төшерде.

Хезмәткә менә шундый мөнәсәбәте  белән ул  барлык бурычларны да хәл итә алуын исбатлый. Намуслы хезмәте өчен III  дәрәҗә Хезмәт Даны  орденын  шул чакта ала.

Ул элекке җитәкчеләрен, хуҗалыктагы зооветеринария белгечләрен бик җылы  итеп искә ала. Алар аңа эшендә дә, тормышында да гел ярдәм итеп торганнар. Ул “Бөреле” ябык акционерлык җәмгыятенең элекке директоры Азат Җаббаровка һәм Коркачык бүлегенең ферма мөдире Рәшит Кәлимуллинга аеруча рәхмәтле. Азат Галимҗан улы аңа  яңа йорт салуда ярдәм иткән, төзелеш материаллары биргән. Өйне ул берүзе  төзетә, ире инде ул вакытта бакыйлыкка күчкән була. Монысы да аның холкының  көчле булуы турында сөйли.

Ире Ринат Нуриев белән алар 12 ел бергә яшәп калалар. 1982 елда Ринат абыйның беренче хатыны, кечкенә өч баласын калдырып, дөнья белән хушлаша. Иң олы балага 12 яшь. Аның балалары өчен Рәисә әни була. Балалар,  күңелләренә якын итеп, үзләренеке итеп кабул итсеннәр өчен ниләр генә  эшләми ул. Ире дә булыша, гел янәшәдә була. Уртак  уллары Ришат дөньяга аваз сала.

Ире белән бер-берсен аңлап  яшиләр. Балалар да якын итәләр. Иренең бик иртә гүр иясе булуы гына  кызганыч. Еллар уза, балалар үсеп җитә, үзләре гаилә коралар. Алар  әниләре  турында да онытмыйлар, гел кайтып  торалар,  хуҗалык эшләрендә булышалар. Ә Рәисә Хәбибрахман кызы атна саен балаларын, оныкларын көтә. Олы йөрәкле бу ханым  бөтен гомерен шул балаларга багышлаган бит.

Хөрмәтле  Рәисә Хәбибрахмановна, шушындый бәхетле көнне  сезне күркәм юбилеегыз белән котлыйбыз, нык сәламәтлек, иминлек, күтәренке рух телибез. Хезмәтегез, тынгы белмәс олы йөрәкле булуыгыз, ихласлыгыгыз өчен рәхмәт Сезгә. Юбилеегыз белән!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International