ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Агымдагы елның I кварталында республикада яшәүчеләр “Табибка язылу” электрон хезмәтеннән 1,2 миллионнан артык тапкыр кулланган.
Март аеннан “Халык контроле” дәүләт системасында “Юл кагыйдәләрен оештыру” категориясендә 787 гариза җибәрелгән. Аларның 277 (яки 35%) уңай хәл ителгән. Мотивлаштырылган кире кагу статусына 48 гариза ия булган.
1 апрельдән Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә 2015-2016 уку елына балаларны мәктәпкә кадәр укыту оешмаларына комплектацияләү башланды.
Ана капиталы сертификатын һәм аның акчасын алуны көйләүче законга үзгәрешләр кертелде. Бу хактагы законны* РФ Президенты Владимир Путин 2015 нче елның 9 нчы мартында имзалады.

2015 елның 2 апрелендә Биектау районы суды Татарстан Республикасы, Биектау районы, Биектау авылының Большая Красная урамында 168 нче йортта урнашкан “Биектау” сәүдә-күңел ачу комплексыннан файдалануны  тыю турындагы дәгъваны тәэмин итү тәртибендә  билгеләмә чыгарды.


7
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Март аенда  «112» шалтыратулар кабул итү үзәге 175 меңнән артык мөрәҗәгать кабул иткән. Аларның 30% гына экстрен оператив хезмәтләр ярдәменә мөхтаҗ иде.
2015 елның 1 апреленнән электр энергия өчен түләгәндә, акчалата дәүләт җыемы алынмый. Бу “Татэнергосбыт” тарафыннан электр энергиясе тәэмин ителгән йортларга кагыла. Теләсә нинди банк картасы булган һәркем бу түләүне комиссиясез генә башкара ала. Элегрәк комиссия түләүнең 1 процентын тәшкил иткән.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге "АК БАРС" Банк белән берлектә Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләре мәктәпләрендә "Мәктәп картасы " проектын эшләтеп җибәрә.
Агымдагы елның 15 апреленнән 15 маена кадәр “Чиста йорт – чиста ишегалды” дигән  акция башлана.
50 ел кулга-кул тотышып,
Пар былбылдай гомер итәсез.
Авыр чакта аумас терәк булып,
Гомер йомгакларын сүтәсез.
Ә без сезгә карап сокланабыз,
Игътибарлы сезгә карата.
Лаек парларның сез иң гүзәле,
Сезне күңел шуңа ярата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International