Чәчүгә әзерлек тикшерелә

2015 елның 11 апреле, шимбә

Агымдагы атнада  район хуҗалыкларында  язгы кыр эшләрендә файдаланылачак техниканы кабул итәләр.

Әлеге чараны Илфар Әхмәтгалиев җитәкчелегендә  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе   белгечләре, шулай ук ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле составындагы комиссия  тормышка ашыра. Тикшерү эшләре чәршәмбе көнне “Татмелиорация-Агро”дан башланды. Аннары комиссия “Правда”, “Әсән”, “Битаман”, “Высокогорская” хуҗалыкларында булды. Кичә техника Биектау зонасы хуҗалыкларында  кабул ителде. Тикшерү барышында  туфрак эшкәртү һәм чәчү техникасы, тракторларның әзерлеге, ашлык складларының нинди  хәлдә булуы бәяләнә. Бу чара бүген “Бөреле”дә тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International