ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2015 ел
дүшәмбе
“Дуслык” балалар хоры коллективы 30 апрель көнне үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шушы еллар дәверендә хор Биектау музыка мәктәбе укытучысы Гүзәл Зәбир кызы Гыйльманова  җитәкчелегендә иҗади яктан да, сан ягыннан да үсте, районда гына түгел, ә бәлки республика, Россия күләмендәге һәм Халыкара фестивальләр һәм конкурсларда да  катнашты.

3
май, 2015 ел
якшәмбе

29-30 май көннәрендә Казанда II Халыкара балалар кинофестивале - “Совенок” бәйгесе узачак. Әлеге уңайдан башкалабызга 5 яшьтән 23 яшькә кадәрге кино сөючеләр җыелыр дип көтелә. Фестиваль кысаларында “уен фильмы”, “уен булмаган фильм”, “мәгълүмати сюжет”, “реклама”, “музыкаль клип”, “анимация”, “мобиль видео” номинацияләрендә иҗади эшләр конкурсы оештырылачак.


2
май, 2015 ел
шимбә
30 апрель көнне Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрлек Ассоциациясе Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган хәйрия чарасы уздырды. Әлеге бәйрәмдә шушы ассоциациягә керүче эшкуарларның ветеран әти-әниләре катнашты.

1
май, 2015 ел
җомга
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Җиңү бәйрәменең 70 еллыгы уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннарына кадер-хөрмәт күрсәтеп тантаналы мәҗлескә җыйды. Авыр сугыш елларында үзләренең батырлыклары, хезмәтләре белән җиңүгә зур өлеш керткән өлкәннәрне җыйган чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.

30
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Суыксу авыл  китапханәсендә  балалар һәм яшүсмерләр  китабы атналыгы барышында   төрледән-төрле чаралар үткәрелде.
Районда халыкның ГТО комплексы нормаларын ничек үти алуын  сынап карауның 1 нче этабы тәмамланды. Шушы көннәрдә аңа йомгак ясадылар. Дөбъяз, Әлдермеш, Чыпчык авыл җирлекләрендә “Хезмәткә һәм оборонага әзер” комплексы нормаларын тапшыру буенча актив эш уздырдылар. Беренче этапта әлеге авыл җирлекләрендә  50-65 кеше катнашты. Ә менә Ташлы Кавал, Иске Казан, Усад, Дачное авыл җирлекләрендә  катнашучылар саны азрак булды. Әлеге эшне анализлау  район хатын-кызларының  ир-атларга караганда активрак булуын күрсәтте, саннар – 540:99.
Татарстанда Туган  тел көне Татарстан Республикасының 1992  елның 19   февралендәге законы нигезендә халкыбызның яраткан  шагыйре Габдулла Тукай туган көнне билгеләп үтелә.
Әлдермеш авылы мәдәният йортында елдан-ел бәйрәмнәрне күңеллерәк, эчтәлеклерәк итеп уздырырга тырышабыз.
Биектау районының иң зур балалар бакчаларының берсе булган Дөбъяздагы “Гөлчәчәк” балалар бакчасына  Фәттахова Шамилә Тәүфикъ кызы җитәкчелек итә.

29
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Бер ай эчендә .TATAR югары дәрәҗә доменында 945 яңа домен теркәлгән. Алар арасында sberbank.tatar, aero.tatar, kamaz.tatar, kfu.tatar, yandex.tatar, sport.tatar, icann.tatar һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International