Татарстан Республикасының үсемлекчелек тармагына кредит күләмнәрен арттыруга федераль бюджеттан бирелә торган субсидияләр күләме 2,192 миллиард сумга кадәр арттырылды. Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан әзерләнгән тиешле күрсәтмәне имзалады.