Биектаулылар һәм кунакларны бәйрәм белән котлап, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин көндәлек хезмәте белән районның икътисади үсешенә бәя биреп бетергесез өлеш кертүчеләргә тырышлыклары, туган җирләренә турылыклы булулары өчен рәхмәт белдерде.
Сабантуйга килгән дәрәҗәле кунаклар арасында Казан Кремле музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева да бар иде. Ул, биектаулыларны халкыбызның милли бәйрәме белән котлап, Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Сабантуй уңаеннан район кешеләренә җибәргән котлавын укып чыкты.
Сабантуйның тулы хокуклы хуҗалары – икмәк кадерен белүчеләр, туган җирен яратучылар, анда тырышып эшләүчеләр. Мәйданга районның алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре – Анна Захарова (“Серп и молот” ширкәте), Фиркать Вахитов (“Правда”), Линар Лотфуллин (“Ватан” авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиесе), Зөфәр Шәйдуллин (“Суыксу”), Зөлфия Габдрахманова (“Әсән”), Ленар Зарипов (“Агро-Холдинг”), Фердинант Галиуллин (“Красная заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), Алмаз Миңнекаев (“Бөреле” ябык акционерлык җәмгыяте), Шәүкәт Вахитов (“Битаман” ширкәте), Фәрит Сабитов (“Каенлык”), Ринат Абазов (“Татарстан” агрофирмасы), Ринат Мөхәммәтшин (“Татмелиорация-Агро”), Җәүдәт Шәйхетдинов (“Высокогорская” агрофирмасы), Фәннүр Зарипов (“Элита” Төп нәсел предприятиесе ачык акционерлык җәмгыяте), Әнвәр Мөхәммәтшин (“Мирас” ширкәте), Илфат Вәлиев (УЦИТ ширкәте), Нияз Гарипов (Коркачык ашлык кабул итү предприятиесе), шулай ук авыл җирлекләре башлыклары чакырылды. Заманча терлекчелек комплекслары төзелешенә, аграр тармакка акча биреп, авыл хуҗалыгын үстерүгә ярдәм итүче инвесторлар да билгеләп үтелде. Болар – Рәис Шәйхетдинов (“Татарстан” агрофирмасы), Зөфәр Лотфуллин (“Ватан”), Айрат Сабиров (“Әсән”), Руслан Усманов (“Каенлык”), Ирек Бәширов (”Татмелиорация-Агро”). Аларның барысына да истәлекле бүләк-ләр тапшырылды.
Сабантуй язгы кыр эшләре алдынгыларына, районның иң яхшы терлекчеләренә багышлана. Тырышлыклары өчен аларга рәхмәт сүзләре әйтелде. Көпчәкле һәм чылбырлы тракторда эшләүче иң яхшы тракторчы дип “Бөреле” ябык акционерлык җәмгыятеннән “МТЗ-1221” тракторында 5144 шартлы гектар эш башкарган Фидаил Хәмидуллин, энергокуәт-ле һәм чит ил тракторында эшләүче иң яхшы тракторчы дип “Высокогорская” агрофирмасыннан “Нью-Холланд” тракторында 2920 шартлы гектар эш башкарган Рәиф Закирҗанов танылды.
Алдынгылар арасында “Битаман” ширкәтеннән “Дон-1500” комбайнында 1263 тонна ашлык суктырган Камил Хөснетдинов, “Татарстан” агрофирмасыннан “КЗС-812” комбайнында 1696 тонна ашлык суктырган Рәмис Гыйльманов та бар. Терлек азыгы әзерләүдә эшләүче иң яхшы механизатор – “Бөреле” ябык акционерлык җәмгыятеннән “Ягуар-830” комбайнында 18506 тонна яшел масса әзерләгән Фәнис Машаев. “Битаман” җаваплылыгы чикле ширкәтеннән “Полесье” комбайнында 23890 тонна яшел масса әзерләгән Дамир Галиев та билгеләп үтелде.
“Иң яхшы терлекчеләр” номинациясендә районның иң яхшы сыер савучысы дип “Красная заря” авыл хуҗалыгы кооперативыннан һәр сыердан 5930 килограмм сөт сауган Анжелика Васина танылды. Районның иң яхшы бозау караучысы – “Ватан” авыл хуҗалыгы предприятиесе ширкәтен-нән 810 ар грамм уртача тәүлеклек артым алуга ирешкән Сәкинә Ибнеева. Ул 2014 елда алган тулаем артым 207 центнер тәшкил итте. Мөгезле эре терлекләр симертү буенча иң яхшы оператор “Битаман” ширкәтеннән 670 әр грамм уртача тәүлеклек артым алган Гөлназ Ибраһимова. 2014 елдагы тулаем артым – 94 центнер.
2015 елда машина белән саву операторларының район конкурсында абсолют чемпион “Серп и молот” ширкәтеннән Ольга Әхмәтшина булды. Әлеге конкурста яшьләр арасында җиңеп чыгучы “Красная заря” кооперативыннан Антон Мамаев.
Флаг күтәрү кебек мактаулы бурыч “Битаман” җаваплылыгы чикле ширкәте комбайнчысы Рәмис Гыйльмановка һәм “Красная заря” авыл хуҗалыгы кооперативы сыер савучысы Анжелика Васинага бирелде.
Бәйрәмне уздыру планына һава торышы үзенең төзәтмәләрен кертми калмады. Яңгыр Сабантуй тамашачыларын агачлар астына “куып кертте”. Әмма, күк йөзе аязу белән үк, бәйрәм тагын дәвам итте.
Бөек Җиңү юбилее елында фронтта кан койганнар, сугышның тәмамлану көнен якынайтып, тылда тир түккәннәрне искә алмый һич мөмкин түгел. Мәйдан уртасына фидакарь хезмәтләре белән район үсешенә лаеклы өлеш керткән ветераннарны чакырдылар. Болар – районның хезмәт ветераны Ольга Доронина, тыл хезмәтчәне, педагоглык хезмәте ветераны Мария Емелина, тыл хезмәтчәне, 60 елдан артык гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган Әнвәр Зарипов, озак еллар партия-совет органнарында эшләгән хезмәт ветераны Асия Зарипова, гомеренең 31 елын район мәдәниятен үстерүгә багышлаган Миләүшә Ибраһимова, районның агросәнәгать комплексы ветераны Фирадия Идрисова, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Петр Наумов, авыл хуҗалыгы ветераны, икенче һәм өченче дәрәҗә Хезмәт Даны орденнары белән бүләк-ләнгән Рәйсә Нуриева, киң профильле механизатор Сәлимҗан Сабиров, Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеран Рафаэль Ямильев.
“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан региональ бүлеге исеменнән районның җәмәгать тормышында актив катнашканы өчен партиянең Дөбъяз бүлеге спорт җиһазлары алуга сертификат белән бүләкләнде.
“Президент белән бер-гә” республика хәрә-кәте Сабантуйга әзер-ләнүдә актив катнашты. Татарстанның барлык районнарында, шул исәптән безнең Биектау районында, Хәрәкәтнең урындагы бүлеге бәй-рәм уздыру вакытында үз мәйданчыгын – “Спорт сөюче Татар-стан” мәйданчыгын булдырды. Анда район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм дәрәҗәле кунаклар да килде. Судьялар бригадасы аларны нормативлар белән таныштырды, ГТО нормаларын тапшыра алганнар өчен нинди грамоталар һәм истәлекле призлар әзерләнүен күрсәтте.
Сабантуй барышында “Спорт сөюче Татарстан” мәйданчыгында 150 дән артык кеше булды. Аларның иң яшенә – 12, иң тәҗрибәлесенә 60 яшь тирәсе иде. Ир-атлар гер күтәрү, кулларда күтә-релү, озынлыкка сикерүдә көч сынашсалар, хатын-кызлар, кулларга таянып, гәүдәне күтәрү, озынлыкка сикерүдә ярыштылар. ГТО нормаларын тапшырганнарның барысына да Мактау грамоталар, “Президент белән бергә” дигән истәлекле значоклар тапшырылды.
“Президент белән бергә” Татарстан хәрәкәте активистлары халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм спорт белән шөгыль-ләнүгә зур игътибар бирәләр. Татарстан бүген – Россиянең профессионаллар өчен дә, һәвәс-кәрләр өчен дә спорт белән шөгыльләнергә бик әйбәт инфраструктурасы булган спорт башкаласы. Республикага Россиянең генә түгел, ә дөньякүләм дәрәҗәдәге зур спорт бәйгеләрен дә уздыруны ышанып тапшыралар. Быелгы җәйдә үк спортның су төрләре буенча искиткеч зур халыкара Чемпионат булачак, ә 2018 елда Татарстан футбол буенча Чемпионат этабын кабул итәчәк.
Шушы ук көнне Усадта ат чабышлары узды.
Дөбъяз балалар музыка мәктәбе, Усад мәдәният йортының “Импульс”, Биектау балалар музыка мәктәбенең “Везунчики”, үзәк мәдәният йортының “Затейники”, “Балкыш” Балалар иҗат йортының “Мандарин” хореография коллективлары, “Биектау” Боз сарае, араларында сәхнә ветераннары Әлфия Идрисова, Корбангали Гәрәев, Лилия Ногъманова булган җырчылар, “Айфара” ансамбле, үзәк мәдәният йортының мәдәни хезмәткәрләре тамашачыларны үз чыгышлары белән сөендерделәр.
Бер үк вакытта халык уеннарына да әзерлек барды. Мәйдан читендә шашкачылар һәм шахматчылар, гер күтәрүчеләр, боксчылар көч сынашты, армрестлинг, таяк, аркан тартышу, тхэквондо буенча ярышлар барды. Мәйдан эчендәге халык уеннарында катнашучылар да, җанатарлар да күп булды. Конкурста катнашучылар саны артканнан арта барды. Авызларына йомырка салынган кашык кабып йөгерергә теләүчеләр дә күп җыелды. Ә инде күзләрең бәйләнгән килеш күсәк белән чүлмәк ватуы да җиңел булмагандыр. Колга башында кукраеп утырган әтәчкә хуҗа табылмады – юеш, шома баганадан өскә үрмәләргә теләүче кыюлар күренмәде.
Кайсы гына Сабантуйны алма, аның йөзек кашы, әлбәттә, – милли көрәш. Яңгыр явып узганнан соң, бәйрәмне оештыручылар келәмнәрне тәртипкә китерергә тырышсалар да, аларда бил алышуы җиңел булмагандыр. Шулай да мәрхәмәтле кояш елмаеп җибәргәч, кү-ңелләргә җылы керде. Көрәшчеләр дә үзләрен ышанычлырак хис итә башладылар.
15-18 яшьлекләр арасында үз үлчәү төркемнәрендә беренче урыннарны Булат Минуллин (Суыксу), Динар Әкбәров (Ямаширмә), Фирдүс Габдрахманов (Олы Битаман), Рүзәл Сафин (Суыксу) алды. 18-20 яшьлекләр арасында 70 килограмм-лы авырлыкта Илсаф Гыйниятуллин җиңде (Суыксу), 70 килограммнан зуррак авырлыкта – Самат Әхмәтҗанов (Биектау), 65 килограммлы үлчәү категориясендә Фирдүс Габдрахманов (Битаман), 75 килограмм-лы авырлыкта Фәрхәт Закиров (Суыксу) җиңү яулады. 85 килограммлы авырлыкта беренче урын Айнур Шәйдуллинга (Чыпчык) бирелде. 100 килограммлы авырлыкта җиңүче Данис Сәлахетдинов (Коркачык) булды. Ветераннар арасында җиңүче – Дөбъяздан Илгиз Гобәйдуллин. Сабантуйның абсолют батыры – Илдар Абасов. Аңа, гадәттәгечә, Сабантуй тәкәсеннән тыш, акчалата премия дә бирелде.
Җиңүчеләр ачыкланды, йомгак ясалды, җырлар җырланды, уеннар уйналды. Бәйрәм тәмам – алда киеренке җәйге эшләр: азык әзерләү, чәчүлекләрне карау, урып-җыю көтә.