Янында һәрчак ярдәмчеләре бар

2015 елның 14 июне, якшәмбе

Бөек Ватан сугышында катнашучының тол калган хатыны  Лабзова Антонина Степановнага  90 яшь тулды.

Ул  күп еллар  Биектауның 1 нче мәктәбендә укытучы булып эшләде. 1925 елда Пановка авылында ишле гаиләдә туган. Хәзер исә Биектауда, фронтовикның тол калган хатыны буларак, Федераль программа буенча алган яңа квартирада яши.

Ветеран социаль  хез-мәткәр  Марина Мосеева һәм  медицина хезмәткәре  Зөлфирә Зиннәтова  кайгыртуында яши.

Юбилей көнендә Антонина Лабзова  янына  Биектау районы башлыгы урынбасары  Ләйсән  Галәүтдинова, социаль яклау  бүлеге начальнигы Рания Гайнетдинова, Биектау авыл җирлеге башлыгы Геннадий Беспалов килде. Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, ветеранга нык  сәламәтлек теләп, концерт номерлары бе-лән чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International