Татарстан Республикасында терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Бүгенге көнгә күпьеллык үләннәр 212,6 мең га мәйданда чаптырылган. 91,9 мең тонна печән әзерләнгән, сенаж – 354,4 мең тонна. Барысы 154,8 мең тонна азык берәмлеге әзерләнгән. Терлек азыгы әзерләүдә бигрәк тә Зәй, Нурлат, Сарман, Буа, Кайбыч муниципаль районнары активлык күрсәтәләр.
Казанда Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Kazansummit-2015 VII Халыкара икътисадый саммиты узды. Бу хакта Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.