Татарстан укучылары информатика, биология һәм тарих буенча БДИ тапшыра

2015 елның 16 июне, сишәмбе
Бүген Татарстан укучылары информатика, биология һәм тарих буенча бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра. Республикада информатикадан имтиханны 1423 чыгарылыш сыйныф укучысы, биологиядән 3 мең 352 һәм тарихтан 2 мең 368 егет һәм кыз сайлаган.

Әлеге имтиханнар мәҗбүри түгел. Аларның нәтиҗәләре югары уку йортына укырга кергәндә генә кирәк.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте сайтында хәбәр ителгәнчә, канәгатьләндерерлек билге алыр өчен, укучыларга информатикадан, ким дигәндә, 40, биологиядән 36, тарихтан 32 балл җыярга кирәк.

Искәреп узабыз: БДИның төп этабы 25 майда башланды. 11нче сыйныф укучылары рус теле, база һәм профиль дәрәҗәдәге математика, география, рус әдәбияты, җәмгыять белеме, химия, физика һәм чит ил телләре буенча имтихан тапшырды инде. 17 һәм 18 июнь көннәрендә исә чит ил телләре буенча БДИның телдән булган өлеше уздырыла.

"Татар-информ" МА материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International