ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Иминлек Советы алдындагы ведомстволар ара эш группасы карары буенча “Татарстан Республикасы Рәсми Порталы” мәгълүмати системасында махсус “Татарстан Республикасы халкының финанс белемен арттыру” тематик бүлеге булдырылачак.
Иннополис Университеты робототехника һәм ИТ өлкәсендә фундаменталь фәнни тикшеренүләргә яңа конкурслар һәм грантлар булдырды.
ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстанның әйдәп баручы ММЧ җитәкчеләре белән очрашты.
«IT-Чемпион-2015» бәйгесенең икенче этабыннан яңа үзгәрешләр турында ТР мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре виде-конференциядә сөйләде. Чарада ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР муниципаль мәгариф оешмалары катнашты.
30 июль көнне 11.30 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстан Республикасында электрон дәүләт хезмәтләрен популярлаштыруга багышланган матбугат конференциясе үткәрә.
Хезмәт кенәгәсендә нибары  бер генә язу булган кешеләр адым саен очрап тормый.  Дөбъязга  килгәнче  Фирадия Идрисова  туган авылы  Айбашта  колхоз  эшләренең төрле участокларында  хезмәт куя. Ә биредә ул, 1961 елдан башлап,  пенсиягә  киткәнче сыер савучы булып эшләде.

29
июль, 2015 ел
чәршәмбе
«Арыш  серкә очырганда  туган  мин», – дип әйтергә ярата әбием Фәүзия Габдулла кызы Хәмидуллина. Ул  тормышының һәр мизгелен  сагынып  искә  ала.
Изге Рамазан ае да узып китте. Минем шул Ураза аенда матур итеп бәйрәм уздырган, ярдәмчел, игелекле гаилә турында язасым килә.

28
июль, 2015 ел
сишәмбе
Алан-Бәксәр гомуми белем бирү мәктәбендә 15 июньнән 8 июльгә кадәр "Чишмәкәй" мәктәп яны балалар лагере эшләде.
Районда игеннәрне урып-җыю башланды. Бу көннәрдә суктыруда 65 комбайнның 30ы эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International