ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2015 ел
якшәмбе

Чаллыда яшәүче 39 яшьлек эшмәкәр күптән түгел түләүсез белдерүләр сайтында күпләп автохимия товары сатып алуы турында игълан элгән булган. Бу атнада аңа бер билгесез кеше шалтыратып түбән бәягә генә 1200 баллон салкында катмый торган химияле су сатып алырга тәкъдим иткән.

Татарстанның Гидрометеоүзәге 13 декабрьдә Татарстанда һәм Казанда һава торышы шартлары кискенләшүе турында кисәтә. Урыны белән көньяк-көнбатыш, көньяктан искән җил көчәячәк.

Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды үсеп килүче яшь буынны татар фольклоры һәм әдәбияты белән таныштыручы “Хәзинә” дип исемләнгән яңа проект тормышка ашыра башлады.

2016 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы инвалидларны һәм ветераннар арасында аерым категория гражданнарны тернәкләнү техник чаралары һәм шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар белән тәэмин итү вәкаләтен Татарстан буенча Социаль иминият фондына тапшыра.

Россия Пенсионерлар берлегенең Татарстан төбәк бүлеге 2015 елның нәтиҗәләре буенча иң яхшы оешма дип табылды.


11
декабрь, 2015 ел
җомга

"IT-чемпион"-2015 республикакүләм бәйгесе 30 ноябрьдә тәмамланды. Бәйге Татарстанда 3 ел рәттән электрон дәүләт хезмәтләрен популярлаштыру максаты белән оештырылды.

Татарстан Республикасында гражданнарның, оешмаларның корпоратив челтәрләренә хакер хөҗүмнәре күбәя башлады.

 «Электрон Татарстан» инфоматларында «Татэнергосбыт» ААҖ оешмасы тәкъдим иткән электроэнергия хезмәтләрен түләү мөмкин. Моның өчен квитанциядә күрсәтелгән счетны күрсәтеп, приборлар күрсәткечләрен һәм түләү хакын язарга кирәк.

2015 елның 10 декабрендә Android һәм  IOS өчен “ТР халык контроле” мобиль кушымтасы эшли башлады. Аның ярдәмендә кулланучылар “Халык контроле” ТР дәүләт мәгълүмати системасына үз гаризаләрен җибәрә ала.

Бөтенроссия матбугатка язылу декадасы 2015 елның 3 декабреннән 13 декабренә кадәр узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International