Шифаханә-курортларга юлламаны Социаль иминият фонды бирәчәк

2015 елның 13 декабре, якшәмбе

2016 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы инвалидларны һәм ветераннар арасында аерым категория гражданнарны тернәкләнү техник чаралары һәм шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар белән тәэмин итү вәкаләтен Татарстан буенча Социаль иминият фондына тапшыра.

Фондның төбәк бүлеге идарәчесе Рамиль Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә төбәк бүлегенең филиаллары министрлыктан инвалидлар тернәкләнү техник чараларын һәм шифаханә-курорт дәвалануын сорап язган 70 меңнән артык гаризаның күчермәсен кабул итеп алган. 2015 елда үтәлгән заявкаларның күләме 892 миллион сумны тәшкил итә, ә менә үтәлмәгән, һәм 2016 елдан Фондка тапшырылучы заявкаларның күләме 1 миллиард сумнан арта, аларның 900 миллион сумы (41 600 кеше өчен) - шифаханә-курорт дәвалануы, ә 129 миллион сумы - тернәкләнү техник чараларына (12 800 кеше өчен) кагыла.
 
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева сүзләренчә, министрлык ташламаларга ия гражданнарга тернәкләнү техник чаралары һәм шифаханә-курорт дәвалануы буенча дәүләт ярдәмен 2011 елдан күрсәтте. Яңа елга кадәр аеруча таләп ителүче кирәк-яраклар - юешне сеңдерә торган һәм махсус чаралар белән тулысынча тәэмин итү каралган. Калганнар белән тәэмин ителеш йөз процентка җитми. Бүгенге көндә таяну таягы, култык таяклары, ходункилар белән тәэмин ителеш - 81 процентны, арбалар белән - 99, протезлар белән - 91, ортезлар белән - 67, ортопедик аяк киемнәре белән - 81, башка махсус кирәк-яраклар белән - 71 процентны тәшкил итә. Бурыч булып калган барлык хезмәтләрне моннан соң Социаль иминият фонды үтәргә тиеш булачак.
 
Наталья Бутаева вәкаләтләр башка оешмага күчүе турында инвалидларга СМС, электрон хәбәрләр, социаль яклау органнарында игъланнар аша җиткереләчәген әйтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International