Татарстанның пенсионерлар оешмасы - Россиядә иң яхшысы

2015 елның 13 декабре, якшәмбе

Россия Пенсионерлар берлегенең Татарстан төбәк бүлеге 2015 елның нәтиҗәләре буенча иң яхшы оешма дип табылды.

Икенче урында - РФ Пенсионерлар берлегенең Алтай крае һәм Новосибирск өлкәсе бүлекләре. Өченчедә - Курск һәм Вологодск өлкәләре. Финалистларның ел дәвамындагы эшчәнлеге 17 төрле күрсәткечкә карап бәяләнде. Җиңүчеләр акчалата бүләкләнде.

Берлекнең төбәк бүлеге җитәкчесе Любовь Мишина сүзләренчә, пенсионерларның мәнфәгатен кайгыртучы бурычларны һәм проектларны Татарстан бүлеге киләчәктә дә уңышлы үтәп, бөтен илдә иң яхшы иҗтимагый оешма булуын раслар.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International