«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25).
Өлкән кешеләрнең куркынычсызлыгын саклау - дәүләт органнары алдында торган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе.
Менә инде 30 ел мәктәп ишекләрен ачып ул эшкә килә. Шуның 20 елы мәктәп директоры вазыйфасында.
Биектау спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр каралы-аклы тактада тәҗрибәле шашкачыларга тиң булып көч сынашырга сәләтле булуларын тагын бер тапкыр расладылар. Тренер Павел Иванов җитәкчелегендә шөгыльләнүчеләр рус шашкасы буенча узган ел азагында булган Татарстан Беренчелегендә уңышлы катнаштылар.
4-10 гыйнвар көннәрендә Казандагы фитнес-үзәкләрнең берсендә "Winfer Groove Dance Camp 2016" бию лагере кысаларында биюнең төрле юнәлешләре буенча мастер класслар узды. "Мандарин" бию студиясенә йөрүчеләр җитәкчеләре Екатерина Холина белән бергә шушы вакыйгада катнаштылар.
Ямаширмә мәдәният йортының сәхнә түрендә эленеп торган язуны укуга ук халык 31е көнне әкияти хискә чумды. Ямаширмә мәдәният йорты коллективы, елдан-ел остарып килүче яшьләр белән берлектә, искиткеч концерты белән авыл халкын тагын бер кат таң калдырды.
Кышкы көн булуына карамастан, ул бәйрәмдә чагыштырмача җылы һава торышы булды. Шуңа күрә бәйрәмдә изге суда чумып алырга теләүчеләр быел бигрәк тә күп булды.
- Билал Сәллахович, Биектау районында чыккан китап турында сөйләмәссезме? Бу китапны чыгару, халыкка җиткерү өчен кемнәр тырышты? Ул нәрсә турында?
Мәмдәл авыл җирлегенә кергән оешма җитәкчеләренең утырышы.
20 гыйнвар көнне Мәмдәл авыл җирлегендә халык җыены узды. Оешма җитәкчеләре еллык отчетларын бирделәр. Авыл җирлеге башлыгы Фәрид Сафиуллин узара салым акчасының нинди максатларга тотылуны, куйган бурычларның үтәлешен әйтеп китте. Яңа 2016 елга башкарыласы эшләр белән таныштырды, җыелган халыкның сорауларына җавап бирде. Районнан килгән башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ренат Сабирзянов райондагы үзгәрешләрне әйтеп узды, сорауларга җавап бирде.