21 нче гыйнвар көнне Мәмдәл авыл җирлегенә кергән оешма җитәкчеләренең утырышы булды. Утырышта күп балалы һәм авыр тормыш шартлары булган гайләләргә рейдлар ясау планы каралды, хуҗалыктагы янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү буенча комиссия төзелде. Авыл җирлеге башлыгы белән берлектә Мәмдәл амбулаториясенең баш табибы, Мәмдәлдәге гадәттән тыш хәлләр бүлеге җитәкчесе,клуб мөдире һәм мәктәп директоры белән берлектә рейдларга чыгу башланды.