Оста директор - уңышлы мәктәп

2016 елның 24 гыйнвары, якшәмбе

Менә инде 30 ел мәктәп ишекләрен ачып ул эшкә килә. Шуның 20 елы мәктәп директоры вазыйфасында.
Районда гына түгел, республикада да танылган Мүлмә урта мәктәбе аның икенче йорты. Иртәдән кичкә кадәр шушы белем йортында ул. Берәүне дә игътибарсыз калдырмый - һәммәсенә дә ярдәм итәргә вакыт таба. Туган авылы мәктәбен тәмамлап, эшкә килгән 20 яшьлек егет хәзер 50 яшен тутыручы ир солтаны. Хезмәттәшләре, авыл халкы, укучылары арасында абруй казанган хөрмәтле укытучы, ачык йөзле, кешелекле, тәртип яратучы директор ул Рамил Вәкил улы Сәләхов.
Сыйфатлы мәгариф системасы - мәктәп җитәкчесенең осталыгы. Директорның төп вазыйфасы - уку-укыту  барышын көйләү, яхшы педагоглар табу, аларның һөнәри  үсешен тәэмин итү. Офыгы киң, фикере тирән, карашы заманча, үз өстендә бертуктаусыз эшләргә әзер мәктәп җитәкчеләре генә республика һәм илебез мәгарифен лаеклы югарылыкка күтәрергә мөмкин. Кешелекле, сине аңлаучы, эшеңне күрә белүче җитәкче белән эшләгәндә генә эшеңнән канәгатьлек, хезмәтеңнән тәм таба аласың.
Директор һәр баланы шәхес буларак кабул итә, барлык укучы турында да мәгълүмат бирә ала. Хәтта сыйныф җитәкчеләре белмәгәннәрне белүе белән дә күпләрне гаҗәпләндерә. Төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган укытучылар, фән олимпиадаларында урын алган укучыларның уңышларына сөенеп яши директор. Рамил Вәкил улы үзенең эшчәнлегендә укыту-тәрбия, хуҗалык эшләрен бөтенесен бергә бәйләп алып бара. Педагоглар коллективы оста җитәкчесез яхшы нәтиҗәләргә ирешә алмый. Ә Мүлмә урта мәктәбе укытучылары һәм укучыларының уңышлары җитәрлек. Мәктәбебез 2012 нче елның I кварталы һәм 2013 нче елның IV кварталы нәтиҗәләре буенча ике мәртәбә "Районның иң яхшы мәктәбе" исеменә лаек булды, кубок һәм сертификат белән бүләкләнде. 4 укытучы республика күләмендәге "Безнең иң яхшы укытучыбыз" грантына ия булды. 2013 елда "Көмеш дәрәҗәдәге сәламәтлек тәрбияләүче мәктәп" исемен яулады. "Район башлыгы  Олимпиадасы" нда да призлы урыннарыбыз күп. 2015 нче елда педагоглар коллективы КВН уенында җиңүче исеменә лаек булды. 2014-2015 нче уку елында безнең мәктәп укучылары республика "Президент ярышлары"нда 3 нче  урынны алды. Район күләмендә фән олимпиадаларында алган призлы урыннарыбыз елдан-ел арта бара. Мәктәбебез укучылары 2015 нче елда республика призёрлары булдылар. Спорт өлкәсендәге нәтиҗәләребез дә шатландырырлык. Чаңгы, волейбол, милли көрәш, кросс һәм спортның башка күп төрләре буенча мәктәп гел алда. Бу уңышларның һәрберсендә Рамил Вәкил улының өлеше зур.
Мүлмә мәктәбе 1973 нче елда төзелгән.  40 ел буе бернинди ремонт булмаган һәм менә, ниһаять, 2013 нче елда мәктәбебездә капиталь ремонт ясалды. Заманча тәрәзәләр, ишекләр, җылылык торбалары алышынды. Классларда укытучылар һәм ата-аналар көче белән ремонт үткәрелде.
Ә мәктәп бакчасы, теплица, андагы матурлык, үзгәрешләр... Җәй көне кем генә килсә дә, бакчага сокланмый  калмый. Болар барысы да җитәкчебез инициативасы.
Мәктәптәге музей почмагы, андагы экспонатлар, аларны һаман тулыландырып тору һәм шул экспонатлар турында тәфсилләп сөйләве, аларның һәрберсенең тарихын белүе белән ул күпләрне сокландыра, үзенә җәлеп итә.
Соңгы елларда мәктәпләрдә балалар сәламәтлегенә аеруча зур игътибар бирелә. Шуны истә тотып, мәктәп янында спорт мәйданчыгы һәм стадион янында хоккей тартмасы төзелде, ут кертелде. Балалар гына түгел, олылар да рәхәтләнеп тимераякта шуалар.
Рамил Вәкил улының спорт юнәлешендә шәхси уңышларын әйтеп үтәсе килә. Ул авыл һәм район Сабантуйлары батыры да бит әле. Районда укытучылар арасында канат тартышу һәм чаңгы ярышлары буенча да уңышлары бар.
Тормыш иптәше, мәктәбебезнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Һиндия Һидият кызы белән 29 елга якын тату гомер итеп, ике  ул тәрбияләп үстерделәр. Икесе дә югары белем алды. Кече улы әтисенең эшен дәвам итеп, КГПУның физкультура һәм спорт бүлеген тәмамлады.
Ихлас күңелдән тормышын балаларга тәрбия һәм белем бирүгә багышлаган, күпсанлы "Мактау кәгазь"ләре белән бүләкләнгән, "Россия Федерациясенең мактаулы хезмәткәре" исемен горур йөрткән Рамил Вәкил улы Сәләховка, тормыш иптәше Һиндия Һидият кызы белән тигез тормышта, сәламәтлектә гомер кичерүләрен һәм Мүлмә урта мәктәбе коллективы белән озак еллар бергә эшләвен теләп калабыз.
Разия АБЗАЛОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International