2016 елның 19 гыйнварендә Чернышевка авыл җирлегендә район башлыгы Кәлимуллин Рөстәм Галиулла улы катнашы белән халык җыены узды.
13нче гыйнвардан алып, 19ына кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүчеләр эшкәртеп җитештерү өлкәсендә – 28 кеше. Шулай ук күчемсез милек белән операцияләр өлкәсендә - 28 кеше.
Үткән атнада Татарстан Республикасында эшсезлек дәрәҗәсе кимеп, 0,02%ны тәшкил итә. Шулай итеп, 19нчы гыйнвар көненә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15964 эшсез теркәлгән булса, 23615 вакансия ачык дип белдерелгән. Атна барышында эш бирүчеләр 1939 эш урыны тәкъдим иткән.
2016 елның 20 гыйнварында Казанда химия фәненнән бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы һәм республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабына нәтиҗә ясалды, җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Олимпиаданың региональ этабында Татарстан Республикасының районнарыннан һәм Казан шәһәреннән 9-11 сыйныфларда укучы 121 укучы, республикакүләм олимпиадада 8 сыйныфлардан 24 укучы катнашты.
Татарстан ике ел дәвамында укучылар арасында Бөтенроссия олимпиадалары җиңчеләре һәм призерлары саны буенча лидер санала. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов хәбәр итте.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы татар теле һәм әдәбияты буенча IV Халыкара олимпиаданың читтән торып үтү туры тәмамлануы турында хәбәр итә. Йомгаклау турына үтү баллары Казан (Идел буе) федераль университетының рәсми сайтында урнаштырылган, нәтиҗәләр белән танышу өчен киләсе сылтама буенча үтә аласыз: http://abiturient.kpfu.ru.
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25).
2015 елның 20 декаберендә республикабызда муниципаль берәмлекләр арасында иң яхшы Яңа ел чыршысын бизәкләү исемле бәйге игълан ителде. Бүген тавыш бирүнең соңгы көне!
Казан ИТ-паркының Бизнес-инкубаторына 21нче сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Сайлап алу 20-21 февраль көннәрендә узачак.