ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 21 гыйнварда, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Россия Почтасы geo.pochta.ru реклам-мәгълүмати материалларны тарату буенча яңа сервис булдырды.

Шәмәрдәндә радио-телевидение тапшырулары үзәге 1991 нче елда  1980 еллардагы проект буенча төзелә башлый. Телерадиоүзәк төзелеше “Казаньхимстрой” трестының  2 нче күчмә механикалаштырылган  колоннасына (ПМК-2) тапшырыла. Күп тә үтми, акча булмау сәбәпле,  төзелеш туктатыла. 1995 елда исә аны шул ук төзелеш оешмасы яңадан башлап җибәрә.


19
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

13 гыйнвар көнне Олы Битаман авыл җирлегендә район җитәкчелеге катнашында авыл җтирелеге башлыгының хаоык алдында 2015 ел нәтиҗәләре белән отчет җыелышы булып узды. Көн буранлы булуга карамастан, авылыбыз тормышына битараф булмаганнар җыелышка килгәннәр иде. 

16 гыйнвар көнне Олы Битаман укучылары арасында чаңгы ярышы булып узды.

Олы Битаман авылында туып шунда гомер кичерүче Гарифуллина  Әминә апага гыйнвар аенда 95 яшь тулды. Мондый олы бәйрәме белән аны район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, авыл җирлеге башлыгы Фоат Сабитов, “Битаман” ҖЧШ баш хисапчысы Мәрьям Галәвиева котладылар, һәм Әминә апага үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.

18 нче гыйнвар 2016 нчы ел Казаклар мәдәният йорты китапханә белән берлектә "Кошлар безнең дусларыбыз" - дигән исем астында, кошларыбызга багышланган күргәзмә оештырды, аннан сон табышмаклар чиштеләр. Ахырдан, балалар ясаган җимлекләргә конкурс уткәрделәр.


18
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 15 гыйнварендә Бөреле авыл җирлегендә район башлыгы Кәлимуллин Рөстәм Галиулла улы катнашы белән халык җыены узды.


17
гыйнвар, 2016 ел
якшәмбе

Татарстанның Биектау районы муниципаль берәмлекнең гимнын язуга конкурс игълан итте. Бәйге җиңүчесенә 30 мең күләмендәге премия түләнәчәк.

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International