Татарстанда бераз салкынайта

2016 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 21 гыйнварда, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

 

Кар ява, төнлә урыны белән көчле кар. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре саклана.

 

Һава температурасы төнлә һәм көндез дә 4-9 градус салкын булачак. Казанда 5-7 градус салкын.
 

22 гыйнварга каршы төндә Татарстанда 14-19 градус салкын булачак. Кар ява, буран чыга һәм томан төшәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International