ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2016 ел
җомга

Ямаширмә мәдәният йортында 22 февральдә  "Ватанны саклаучылар көне"нә багышланган  "Ягез әле, әтиләр!" дип аталган бәйге - тамаша булып узды.

20 февраль көнне Алан-Бәксәр авылы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә карата "Солдат саләме" дигән  бик матур кичә булып узды.

22 февраль көнне Өнсә мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә карата "Сәлам туган якка" исемле музыкаль кичә узды. Кичәдә туган ягыбыздан читтә солдат хезмәтен үтәүче якташ егетләребездән килгән хатлар укылды. Аларның сораулары буенча концерт номерлары башкарылды. Кичәдә егетләрнең әти-әниләре, дәүәти-дәүәниляре үзләренең изге теләкләрен юлладылар, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләделәр.

Айбаш авылында ветеринар пункт төзелә


25
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе
22 февраль көнне Алат мәктәбендә Аҗаган уенының 2 нче этапы булды.
21 февраль көнне Суыксуда "Әти - әни һәм мин спорт сөюче гаилә" дигән уен-ярыш булды.

23 февраль бәйрәме уңаеннан Татар-Әйшәсе клубында тантаналы кичә үтте. Иске-Казан җирле советы депутаты, безнен хөрмәтле авылдашыбыз Нургалиева Рилия Данияловна бу бәйрәмдә урта буын ир –атларыбызны котлап аларга истәлекле буләкләр тапшырды. Кичәнең барышы  концерт номерлары, конкурслар hәм презентация белән урелеп барды.

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25).

Коркачык авылы  мәдәният йортында өстәл теннисы турниры уздырылды.Спорт бәйрәмендә сәламәт яшәү рәвешен беренче урынга куючы җилдәй җитез егетләребез катнашты.Беренчелекне Коркачык авылыннан Мингазов Ришат, 2- Ямаширмәдән Ахметов Адель, 3- Коркачыктан Мингазов Булат алды. 

Тәне сауның - җаны сау"дигән канатлы гыйбарә авылыбыз халкының девизы булып тора!  Мәдәният йорты янындагы мәйданчыкка бала-чага, яшүсмер һәм өлкәннәр җыелды. Самавырлар кайнап, коймаклар пешеп торган чакта, чаңгы ярышы гөрләп торды! Барысыда  чаңгы ярышында актив катнаштылар. Эх, күңелле ял иттек! 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International