Бәйрәмнәр арасында үзгә бер бәйрәм бар. Ул безнең кадерлеләребез – ир– егетләребез бәйрәме. Һәр елны бу бәйрәмне Ямаширмә мәдәният йортында зурлап үткәрергә тырышабыз. Менә быел да безгә җил – давыл тидермичә, назлап, тормышыбызны җигелеп тартучы ирләребез, әтиләребез сәхнә түренә “Ягез әле, әтиләр!” бәйге – тамашада катнашырга чыктылар.
Әтиләр ике командага – “өлкән әтиләр” һәм “яшь әтиләр”гә бүленеп үзләренең көчләрен сынаштылар. Һәр команда да бәйгегә бик тырышып әзерләнгән иде. Тамашачыны куандырып үз һөнәрләрен зур осталык белән күрсәттеләр.Бәйге уртасында традиция буенча хәзерге вакытта армия сафларында хезмәт итеп, үзләренең Ватан алдындагы изге бурычларын үтәүче авылдаш егетләребездән килгән хатларны укып, аларның әти – әниләренә, туганнарына музыкаль сәлам тапшырылды. Бүгенге көндә армия сафларында биш егетебез хезмәт итә.
Бәйге барышында төрле баллар алсалар да , соңгы нәтиҗәләр буенча дуслык җиңеп чыкты. Йөзләгән тормыш мәшәкатьләреннән арына алып, тамашачылар өчен шундый күңелле булган бәйге – тамашаны сәхнәгә куеп, ял киче булдырулары өчен катнашучы әтиләребезгә зур рәхмәт. Ә инде бүгенге көндә иң газиз балалары илебезнең төрле почмакларында безнең тынычлыгыбызны саклап үзләренең Ватан алдындагы изге бурычларын үтәүче егетләребезнең әти – әниләренә уллары белән шатлыклы күрешүләр көтеп калабыз.