20 февраль көнне Алан-Бәксәр авылы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә карата "Солдат саләме" дигән бик матур кичә булып узды.

2016 елның 26 феврале, җомга

20 февраль көнне Алан-Бәксәр авылы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә карата "Солдат саләме" дигән  бик матур кичә булып узды. Бу чарага хәзерге вакытта Россия армиясе сафларында хезмәт итүче Фирдүс Әхмәтхановның әти-әнисе чакырылган иде. Сәхнәдән Фирдүснең авылдашларына атап язган хаты укылды, егет армия хезмәте, дуслары турында язган, авылдыгы хәлләрне сорашкан, әти-әнисенә, авылдашларга күп сәламнәр җибәргән. Бәйрәмдә авыл үзешчәннәре башкаруында бик матур җырлар, шигырьләр яңгырады, скетчлар куелды, дәртле биюләр күрсәтелде. 





ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International