"Әти-әни һәм мин - спорт сөюче гаилә"

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе
21 февраль көнне Суыксу мәдәният йорты каршында Ватанны саклаучылар көненә карата уен-ярыш оештырылды. Ярышта 8 гаилә катнашты. Алар аркан тарттылар, чаңгыда  ярыштылар, чанага балаларын утыртып узыштылар, шар шартлаттылар һәм башка күп кенә кызыклы уеннар уйнадылар. Учакта пешкән ботка белән сыйландылар, коймак белән кайнар чәй эчтеләр. Ахырдан җиңүче гаиләләр билгеләнде. Аларга истәлекле бүләкләр һәм медальләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International