Биектау районының талантлы яшьләре берләшеп,1 апрель көнне, Өнсэ авылы мәдәният йортында,19.00 сэгаттэ, узлэренен"Яшьлэр Солянкасы" дип исемләнгән, искиткеч, грандиоз, юмористик рух белән сугарылган концертын тэкъдим иттеләр. Залда "борын" төртерлек тә урын юк иде!
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.
Агымдагы елның 28 нче һәм 29 нче март көннәрендә Казанның "Солнечный" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләүнең заманча алымнары һәм яңа технологияләре хакында фикер алыштылар.
Кичә Тукай районы "Шәфкать" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре "М.И.Г." отряды волонтерлары белән берлектә “Өлкәннәргә юл бир” дип исемләнгән акция оештырды.
2006нчы елның 24нче июлендә чыккан “Аеруча социаль яклауга мохтаҗ булган инвалидлар өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау турында” 60нчы номерлы закон һәм ТР Министралар Кабинеты тарафыннан 2007нче елның 4нче маенда кабул ителгән “Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оешмаларда инвалидларны эшкә алу өчен эш урыннары квоталау тәртибе турында Нигезләмәне раслау хакында” 170нче номерлы карар нигезендә инвалидларны эшкә алу өчен оешмаларга квота билгеләнә.
1 һәм 2 апрель көнне Мәскәү шәһәренең дәвалау педагогикасы үзәге тарафыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының кадрлар әзерләү һәм тармакны үстерү буенча комплекслы үзәге базасында мөмкинлекләре чикле булганнар белән эшләү буенча заманча алымнар һәм яңа технологияләр куллану темасына семинар уздырылды.
30 нчы марттан алып 5 нче апрельга кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүчеләр эшкәртү сәнәгате өлкәсендә. Монда 208 кеше эшсез калган. Шулай ук азлап һәм күпләп сату өлкәсендә - 116 кеше.
Бүгенге көндә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 18456 эшсез кеше теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенге көндә 0,89% тәшкил итә.
Информатика буенча XVIII Бөтенроссия олимпиадада катнашучы командалар җитәкчеләре Иннополиста булды. Кичә олимпиадада катнашучылар ярышларның беренче турында көч сынашты, ә команда җитәкчеләре өчен Россиянең яңа шәһәренә экскурсия оештырылган иде.