Үткән атнада эш бирүчеләр 3144 вакантлы урын тәкъдим иткән

2016 елның 6 апреле, чәршәмбе

Бүгенге көндә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 18456 эшсез кеше теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенге көндә 0,89% тәшкил итә. 

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 25342гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 3144 эш урыны ачык дип белдергән.

Хисап атнасы барышында исә 948 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 424е хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 32 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.


Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International