ЯҢАЛЫКЛАР

8
апрель, 2016 ел
җомга

Бүген,  8 апрельдә, Ямаширмә авыл җирлегендә экологик икеайлык кысаларында өмә булып узды.

7 апрельдә бөтендөнья Сәламәтлек көне уңаеннан "Без ГТОга әзер" исемле акция булып узды.  Бу акция кысаларында Ямаширмә урта мәктәбендә  билбаулы көрәш буенча россия спорт мастеры Хәйруллин Рәмис Нурислам улы белән очрашу булып узды.

5 апрельдә "Инглиз телендә сөйләшәбез һәм җырлыйбыз"исемле  район фестивале  булып узды.  Ямаширмә урта мәктәбендә белем алучы Әхмәтов Рамир һәм Яруллина Рамилә "Шигьри әсәр" номинациясендә  2нче урын алдылар.

Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасының  беренче кечкенәләр төркемендә “Кошлар” атналыгы булып узды.

2016 елның 11 апрелендә Дөбъяз мәдәният йортында Гузәл Уразова һәм Илдар Хакимовның “ Улым” дип исемләнгән концерт программасы  булачак. Бу концертка Сезне көтеп калабыз.

 “ Дөнья тырышлар һәм көчлеләр  кулында!”  Рәхим итегез. Башлана 19-00 сәг.

Ямаширмә авыл китапханәсе китап укучылары Халитов Айсар һәм Халитова Зәрринә Республика үзәк балалар китапханәсе тарафыннан оештырылган "Әдәби герой музее" дип аталган конкурсның район этабында беренче урын алдылар. 

Ямаширмә урта мәктәбендә Арча педагогия көллияте вәкилләре белән очрашу булып узды.

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.

Бүген Казаклар авыл җирлегендә өмә.

7
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International