2016 елның 4 апрелендә Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының конференц-залында «2016 елның иң яхшы почта элемтә бүлеге башлыгы» Бөтенроссиякүләм профессионал осталыгының региональ этабы узды. Региональ этапта 20ләп почта элемтәсе башлыклары катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде:
Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының “Автотүләүләр” сервисын популярлаштыру турында сүз барды. Аның турында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрылыгы республика гражданнарын экстрен оператив хезмәтләргә шалтыратуны кыска номерлар аша башкару турында мәгълүмат җиткерә.
Беренче Россия университеты CERN Openlab’ның фәнни тикшеренүләр өлкәсендә рәсми партнеры булды. Килешү кысаларында Иннополис Университеты күп санлы тикшеренү проектларында катнашу мөмкинлегенә ия.
2016 елның 1 мартыннан 31 мартына кадәрге вакыт аралыгында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 49 мөрәҗәгать кабул ителде, шул исәптән 8 мөрәҗәгать ришвәтчелек очраклары турында.
7-9 апрель көннәрендә Казанда 56 төрле һөнәр буенча “Яшь профессионаллар” WorldSkills Ачык төбәк чемпионаты узачак. Бу хакта бүген сүз Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта барды. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев чемпионатның нечкәлекләре турында сөйләде.
Казан каласында быел, беренче тапкыр буларак, мәктәп автобуслары маршрутлары салынган юлларны махсус карап рәткә китерәчәкләр.
Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә информатика фәне буенча укучыларның XXVIII Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы башланды. 9 нчы апрельгә кадәр узачак олимпиадада Россия Федерациясенең 52 төбәгеннән 250 ләп укучы – бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы җиңүчеләре катнашачак. Татарстан Республикасы данын олимпиадада Казан, Яр Чаллы, Әлмәттән 16 укучы яклый. Олимпиаданың финал өлеше ике турда узачак – беренчесе 5 нче апрельдә, икенчесе 7 нче апрельдә.
6 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы узды, анда Татарстан Республикасының өч закон проекты каралды һәм башкарма хакимият органнары эшчәнлеге турында хисап мәгълүматы тыңланды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
2016 елның 7 – 9 апрелендә Казанда «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге мәйданчыгында Татарстан Республикасының «Яшь һөнәри осталар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты ярышлары узачак. Чемпионат 56 төп компетенция буенча узачак,яшүсмерләр (JuniorSkills) 15 компетенция буенча ярышачаклар, 2 компетенция «Мин оста» конкурсы кысаларында үтәчәк.