«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.
2016 елның 13 апрелендә Дөбъяз авыл җирлеге территориясендә урамнарны җыештыру буенча ймә узды.Өмә дә барлык оешмалар коллективлары һәм җирлегебездә яшәүчеләр катнашты.
Ямаширмә урта мәктәбендә халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны коткару көненә багышланган тарих сәгате булып узды
9 апрельдә, милли көрәш буенча атказанган спорт мастеры Рафаэль Сафиуллин истәлегенә багышланган "Көрәш" турнирында 1999-2000 елгы яшүсмерләр арасында көрәштә безнең Ямаширмә авыл егете Акберов Динар 65 кг авырлыкта беренче урын яулады.
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре” Бөтенроссия конкурсының республика этабын үткәрде.
ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының “автоматик түләү” функциясе халыкка коммуналь хезмәтләр өчен, ЮХИДИ штрафларын һәм мәктәптә баланың туклануы өчен оператив рәвештә түләргә мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрылыгы 2016 елның 14 апреленнән Яр Чаллы районара почтамптында “Почта Банк” операцион тәрәзәсе ачылачак дип хәбәр итә. Ул Россия почтасы һәм халыкара ВТБ финанс группасы белән “Лето Банк” базасында ачылачак.