Иртәгә, 15 апрель көнне, “Студентлар язы” республика фестивале кысаларында Казанда IT-паркта “Интеллектуаль яз” фестивале уздырыла.
Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, Россиядә Кино елы уңаеннан Арча муниципаль районы Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе базасында V Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үтте. Укуларга барлыгы 327 фәнни һәм иҗади кабул ителде. Бигрәк тә Арча, Актаныш, Балтач, Лаеш, Чирмешән, Аксубай, Азнакай районнары, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән шәһәрләре укучылары укуларда актив катнаштылар.
11 һәм 12 апрель көннәрендә Казанда “Тормыш иминлеге нигезләре” курсы буенча Татарстан Республикасында ел укытучысы” бәйгесенең йомгаклау этабы узды. Татарстанда иң яхшы укытучы исеменә Казанның 110-нчы номерлы лицеенда эшләүче Риат Хәбибрахманов лаек булды. Бәйгедә җиңүченең гомуми укыту стажы 18 елдан артып китә. 110-нчы номерлы лицейда Р.Хәбибрахманов тормыш иминлеге нигезләре дәресен 2014 елдан бирле укыта.
Бүген «ТИПКА» өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУ базасында люпин үстерү технологиясе мәсьәләләре һәм Татарстан территориясендә аны җитештерү перспективалары буенча уку семинары узды. Чара Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан “Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты” ФДБФУ (Брянск шәһәре) белән берлектә оештырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексыында табышның кимүенә мониторинг уздыру һәм аны анализлау буенча ведомствоара нисбәт комиссиясе утырышы булды. Чара Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов рәислегендә узды.
«Минем кече Ватаным» VII бөтенроссия иҗат эшләре конкурсы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә Россия авыл яшьләре берлеге тарафыннан үткәрелә. Әлеге проектта алты ел буена 10 меңнән артык кеше катнашты. Конкурсның максаты - яшь буында ватанпәрвәрлек тәрбияләү, үзенең кече Ватаны өчен милли горурлык хисләре уяту.
2016 елда кимендә 5 сыер тотуга исәпләнгән мини-фермалар төзүгә чыгымнар өлешен каплау өчен шәхси ярдәмче хуҗалыклар субсидияләр алырга мөмкин. Объект бу елда төзелә башланган булырга тиеш.
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.
Айбаш авыл җирлегендә өмә
Айбаш мәдәният йортында "Яшьләр солянкасы".